Чишмэ
+16 °С
Облачно
Тат
Рус
Гомуми мәкаләләр
21 Января 2021, 07:28
Робот белән… кочаклашыйк
21 гыйнварда бөтен дөньяда гадәти булмаган бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара кочаклашу көне билгеләп үтелә.
Әлеге чит илдән килгән гореф-гадәткә ярашлы, бу көнне хәтта таныш булмаган кешене дә дусларча кочакларга була.
Кочаклашырга омтылган кешеләр хәвефсезлек, уңайлылык һәм ярату хисе тоярга тели, дип исәпли психологлар. Әмма пандемия шартларында, әлбәттә, бигрәк тә таныш булмаган кешеләргә карата мондый дустанә хисләрдән тыелып торырга кирәктер.
Кешеләр белән якыннан аралашмау психик сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә моны башка әйберләргә, мәсәлән, аралашуны интернетка, кеше зурлыгындагы йомшак мендәрләргә һәм башка шуның кебек әйберләргә алыштырырга омтылалар. Әйе, бу тере кеше белән аралашуны алыштыра алмаячак, әмма мондый ысуллар, берни дә булмаганга караганда, яхшырак.
«Кочаклашулар станциясе» – ул якын кешеләр белән кочаклашырга мөмкинлек бирүче альтернатива. Мондый «станцияләр» дәваханәләр, шулай ук картлар йортлары янында урнаштырыла.
Япониядә сатуда тактиль роботлар барлыкка килгән. Робот эт, койрыклы йомшак мендәр һәм «Lovot» андроиды кебек мондый җайланмалар хуҗаларына стрессны җиңәргә, ялгызлык тойгысыннан котылырга һәм борчылуларны киметергә ярдәм итә. Шул ук вакытта гаджет кешедә булырга тиешле 37°C температураны саклый, шуңа күрә аңа кагылу да рәхәт булып китә. Андроид кайсыдыр яклап аумас курчак (неваляшка) уенчыгын хәтерләтә. Роботның авырлыгы – 4,2 кг, буе – 43 см. «Lovot» 360° күзәтү камерасы белән җиһазландырылган, аның ярдәмендә ул үзенең хуҗасын күзәтә һәм аңа таба карый ала.
Ул шулай ук хуҗалары берәр кая китсә аларга өйдәге хәлләр турында сөйли, яки башка җирдә яшәүче гаилә әгъзаларына үз хуҗасының исән-имин булуы турында хәбәр итә ала – «Lovot» махсус алгоритмнар ярдәмендә хуҗаның физик һәм эмоциональ торышы турында мәгълүмат җыя. Шуңа күрә пандемия аркасында очраша алмау сәбәпле, балалары өлкән яшьтәге әти-әниләренә шундый гаджетлар сатып ала.
Материаллар түбәндәге сайтлардан алынды: https://news.24tv.ua/ru һәм https://dev.by/
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"