Процедура ике этапта уза. Компонентларны кадату арасындагы аерма 3 атна (21 көн) тәшкил итә. Икенче тапкыр ясату турында пациентка шалтыратып яки смс аша хәбәр җибәреп исенә төшерәләр.
Прививка ясаганчы медицина учреждениесендә температураны, сатурацияне һәм артериаль кан басымын үлчәтергә, сулыш органнары һәм йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеген тикшертергә, шулай ук табибларның сорауларына җавап би-рергә кирәк булачак.
Вакцинаның нинди дә булса компоненты ярамаган, катлаулы аллергия, йогышлы һәм йогышсыз чирләр, хроник авырулар кискенләшкән очракта ак халатлы белгечләр сезгә прививка ясаудан баш тартачак.
Күптән түгел авырып киткән булсагыз, медкабинетка ашыгыр алдыннан өч-дүрт атна көтәргә кирәк булачак. «Спутник V» препаратын йөклелек чорында һәм бала имезгәндә ясатырга ярамый, чөнки препаратның бу чорда ничек тәэсир итүе ачыкланмаган.
Прививка ясатканнан соң кайберәүләрдә беренче-икенче тәүлектә бераз хәлсезлек күзәтелә, өченче көнгә бу халәт уза. Кешеләр еш кына тән калтырау, температура күтәрелү, артралгия, миалгия, астения, хәлсезлек, баш авырту кебек грипп чиренә охшаш халәткә зарлана. Температура күтәрелгән очракта табиб тәкъдим иткән ялкынсынуга каршы, температураны төшерүче һәм авыртуны басучы чаралар, укол кадаган урын шешсә яки авыртып торса, антигистамин дарулар кабул итәргә кирәк.
Вакцина кадатканнан соң пациент шунда ук чыгып китми, 30 минут дәвамында табиб күзәтүе астында була. Прививка ясаткан урынны өч көн буена юешләтергә, мунчага, бассейнга һәм саунага барырга, алкоголь кабул итәргә, өшүдән, физик йөкләнешләрдән, шул исәптән тренировкалардан, кояшта кызынудан сакланырга кирәк.
Иң мөһиме прививкадан соң да битлек һәм перчатка киеп йөрү, шулай социаль дистанцияне үтү мөһим. Белгечләр прививка ясатканнан соң иммунитет ике ел саклана, дип саный.
Медикларга, укытучыларга, социаль хезмәткәрләргә, волонтерларга һәм полиция хезмәткәрләренә декабрь аенда ук коронавирустан вакцина ясала башлады. Прививка ясатучыларның Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша дистанцион рәвештә «ковид-паспорт» алу мөмкинлеге бар.
«Спутник V» Н. Ф. Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология үзәгендә кеше аденовирусы векторы нигезендә эшләнгән.