Әбүзәр Әбүзәров, БР Милли архив дәүләт казна учреждениесенең баш белгече
Аның нәтиҗәләре шул чордагы Уфа губернасы крестьяннарының социаль-икътисади хәлен өйрәнгәндә дә мөһим. Туган як, кече ватан тарихы, үз тамырларың белән кызыксыну арта бара, шул сәбәпле, XVIII–XIX гасырлардагы, 1917 елгы халык санын алу документлары республикада яшәүче һәркемгә нәсел шәҗәрәсен өйрәнергә мөмкинлек бирә.
Авыл хуҗалыклары һәм җирләре исәбен алу, беренчедән, 1917–1918 елларга гомуми азык-төлек планын, ягъни армияне һәм халыкны икмәк һәм ит белән тәэмин итү планын төзү өчен мәгълүмат алу, икенчедән, аграр реформа планын төзү максатында эшләнгән.
Халык санын алу өчен дүрт формуляр билгеләнгән булган:
Йорт картасы. 2. Община бланкы. 3. Шәхси хуҗалыклардагы эшчеләр һәм хезмәткәрләр исемлеге. 4. Зур хосусый биләмәләрдәге экономияләрне тасвирлау бланкы. Йорт картасы төп документ булып торган. Ул барлык торак пунктларда, шул исәптән хуторларны, шулай ук әлеге урында даими яшәүче крестьяннарны, алпавытларны, шәхси затларны – вотчинникларны да исәпкә кертеп, барлык хуҗалыкларга төзелгән. 50 һәм аннан да күбрәк дисәтинә уңайлы җире булган барлык хуҗалыклар зур хосусый биләмә (алпавыт) хуҗалыгы исәбенә кергән.
Мәсәлән, Булгак волостеның Уфа өязендә әлеге категориядәге җирдән файдаланучы крестьяннарның җир биләмәләре 44%, ә Осоргино волостенда 31% тәшкил иткән. Йорт карталарында крестьяннарның социаль-икътисади хәле, шул исәптән милләте төгәл чагылдырылган. Мәсәлән, Стәрлетамак өязендә башкорт халкының җир биләмәләре 5 дисәтинәдән артмаган (белешмә өчен: дисәтинә бер гектардан артык җир).
РСФСР Халык Комиссарлары Советының 1920 елның 22 апрелендәге декреты белән «РСФСР халкының, аның эшче сыйныфының һәм илдәге икътисади көчләрнең санын ачыклау максатында» 1920 елда демографик-һөнәри һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрен исәпкә алып, халык санын алу турында карар кабул ителә.
Авыл хуҗалыгы исәбен алганда барлык крестьян коллективлары – коммуналар, артельләр, совхозлар, шулай ук ялгыз урнашкан барлык хуҗалыклар: урман эчендәге һәм промысел заимкалары, юл һәм урман сакчылары, тимер юлларда стрелочниклар да исәпкә алынган.
Пропуск белән үткәрү режимы булган учреждениеләрдә (төрмәләрдә, милиция биналарында һ. б.) халык санын алу әлеге учреждениеләр җитәкчелеге күрсәтмәсе буенча, бары тик халык исәбен алу бүлекләре мөдирләре күзәтүе астында башкарылган. Инструкциядә халык санын алу барышы җентекләп тасвирланган. Пассажирлар күпләп җыелган тимер юл станцияләрендә һәм пристаньнарда бу эшләр иртәнге 6дан 9га кадәр үткәрелгән. Станцияләрдә тукталган пассажир поездларында һәм пристаньнарда торган пароходларда халык саны иртәнге 9дан көндезге 12гә кадәр алынган. Бланклар барлык сабыйларга, яңа туганнарга иртәнге 9га кадәр, вафат булганнарга 9дан соң гына тутырылган.
Шәһәрләрдә халык исәбен алучылар барлык йортларны һәм фатирларны үзләре йөреп чыгарга тиеш булган. Шәһәр биләмәләрендә халык санын алу белән бер үк вакытта сәнәгать предприятиеләре исәбе дә алынган. Механик двигательле махсус бинасы булган һәм ялланып эшләүчеләр хезмәтеннән файдаланучы хуҗалык та сәнәгать бинасы булып саналган.
Халык санын алуның төп бурычы сәнәгать биналары, эшчеләр санын билгеләү, механик двигательләр кулланучы биналар санын ачыклау булган.
БАССР волостьлары буенча халык санын алу нәтиҗәләре язылган бланкларда хуҗалыклар, халык, мал-туар, кошкорт, чәчүлекләр саны күрсәтелгән.
1920 елгы халык санын алуда, 1917 елдагы кебек, һәр хуҗалыкка тутырылган йорт карточкалары иң үзенчәлекле документ булып тора. Аларда хуҗаның исем-шәрифләре, яше, яшәү урыны, һәркемнең яшен күрсәтеп гаилә әгъзалары, мал-туар, кош-корт, чәчүлек җирләр саны, йорт яны участогы күрсәтелгән. Шулай ук гаилә әгъзаларының физик кимчелекләре: сукыр, чукрак, аксак, бөкре булуы күрсәтелгән. Кулсыз, аяксыз булу да, психик авырулар, акылга зәгыйфьлек тә теркәлгән.
Шулай итеп, 1917 һәм 1920 елгы Бөтенрәсәй халык санын алу материаллары зур тарихи әһәмияткә ия документлар булып тора. Совет власте чорында да халык саны алынды, әмма, безнең карашка, алар югарыда атап үтелгән ике кампаниядән калыша.