Халык юлларны һәм йорт алларын чистартып өлгермиләр, дип канәгатьсезлек белдерсә дә, гаделлек өчен шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, коммуналь хезмәтләрнең бу көннәрдә эше чиктән тыш күп булды – чөнки, синоптиклар әйтүенчә, бу ике көндә бер айлык кар нормасының 80 проценты яуган.
Бу көннәрдә машина йөртүчеләргә юл-транспорт фаҗигасенә тарымас өчен юлларда аеруча сак булырга һәм мөмкин булса, кар яуганда юлга чыкмый торырга киңәш ителде.
Поселокта һәм авылларда юлларны һәм сукмакларны көрт басып китте. Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе башлыгы Азат Гайнуллин хәбәр итүенчә, 10 гыйнварда район үзәгендә юлларны кардан тазартуда 14 берәмлек техника эшләгән. 12 гыйнварда поселокның Киров урамында «Т-150» тракторы һәм «Ямь» җәмгыятенең төягеч-экскаваторы кар ташу белән шөгыльләнгән.
– Бу көннәрдә иртәнге дүрттән башлап эшлибез, кешеләр эшкә киткәнче урамнарны чистартып өлгерергә тырышабыз, – диде «Т-150» тракторында эшләүче Мөкәтдәс Гәрәев. – Безнең өчен бу күнегелгән эш, бу предприятиедә мин 36 ел, ә хезмәттәшем Рәмзил Йосыпов 26 ел эшлибез.
«Ямь» җәмгыяте поселок урамнарын, тукталышларын, тротуарларын чистарту белән шөгыльләнә. Моннан тыш, урамнар һәм тротуарлар бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртелә. Предприятие директоры Вадим Гайсин сүзләренә караганда, 12 берәмлек техника эшли. Юлларда йөрүче машиналар махсус техникага һәм кар чистартучы техника да, үз чиратында, автомобильчеләргә комачауламасын өчен эшләр төнлә дә бара. Бу эш әлегә кадәр дәвам итә. Кар чыгаруда тугыз берәмлек техника, шул исәптән ике төягеч эшли.
Ком катнашмасын юлларга «КДМ» машинасы белән Александр Алферов сибеп чыга. Предприятие «МТЗ-82» базасында ясалган ротор сатып алган, ул поселок урамнарын киңәйтү өчен уңышлы кулланыла. Анда тәҗрибәле тракторчы Фәрит Богданов эшли.
«Ямь» һәм «Жилсервис» җәмгыятьләрендә эшләүче 40тан артык хезмәткәр поселок урамнарындагы һәм йорт яны территорияләрендәге карны көрәк белән көри.
Җаваплылыгы чикләнгән «Жилсервис» җәмгыяте директоры Эдуард Илалов сүзләренә караганда, күп фатирлы йорт аллары күпчелек кул көче белән чистартыла – предприятиедә ике генә трактор бар, һәм аларда эшләүчеләр йорт алларына трактор белән керергә куркалар, чөнки бөтен җирдә машиналар тора. Аның сүзләренә караганда, шул машиналарның хуҗалары соңыннан кар чистартылмаган, дип зарлана. Ә урам җыештыручылар кул белән көрәп өлгерә алмыйлар һәм кар күп яуса, арыйлар да. Шуңа күрә коммуналь хезмәтләр машиналарны юл чистартучы техника эшен тоткарламый торган урыннарда калдырырга тәкъдим итә. Күп фатирлы йортлар янындагы карны төяп ташу каралмаган, көриләр һәм этәртеп кенә чыгаралар. Моннан тыш, өч бригада йорт түбәләрен кардан чистарту белән шөгыльләнә.
Коммуналь предприятиеләр һава торышы турындагы мәгълүматларны даими рәвештә күзәтеп тора. Фаразлау буенча киләсе ялларда тагын күпләп кар явуы көтелә.
Росстандартның 2017 елның 26 сентябрендәге 1245 санлы боерыгы белән расланган «Рәсәй Федерациясенең гомумдәүләт стандарты. Автомобиль юллары һәм урамнар.
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү шартлары буенча рөхсәт ителгән эксплуатацион торышка карата таләпләр.
Контрольлек методлары» 8 ГОСТ Р 50597-2017 пунктына ярашлы, юлларда тайгак булмаска һәм урамнардагы кар тазартылырга тиеш.
Көпшәк яки җепшек карны чистартып бетерү срогы кар яву яки буран тәмамлангач, ә бозлавыкны бетерү срогы ул ачыкланган мәлдән башлап исәпләнә. Юллар һәм урамнарны кардан чистарту чираты машина юлларын карап тоту проектларында билгеләнә.
Явып үткән карны тазарту вакыты, юл категориясенә карап, 4 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр тәшкил итә. Юлның категориясе югарырак булган саен, андагы кар да тизрәк көрәлергә тиеш.
Урындагы әһәмияттәге автомобиль юлларының торышын биредәге үзидарә органнары һәм ЮХИДИ контрольдә тота.