Чишмэ
+13 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
13 Января 2021, 12:12

2021 елның без көткән биш төп вакыйгасы

Гыйнварда киләсе елга план төзү гадәте бар.Якындагы 12 айда безне нәрсәләр көтә?

Ниләр көтәргә һәм нәрсәләргә әзерләнергә?
Без яңа елның иң төп чараларын барладык.
1. Гыйнвар.
Коронавирустан гомум вакциналау
Башкортстанга коронавирус инфекциясеннән «Спутник V» вакцинасының берничә меңнән артык дозасы кайтарылды. Табибларны, укытучыларны, полиция хезмәткәрләрен һәм волонтерларны вакциналау бара да инде. Киләсе ел башында безгә 1 миллион дозадан артык вакцина, шул исәптән «Вектор» үзәгеннән дә, кайтарылачак, дип планлаштырыла. Нәкъ шуннан соң теләге булган барлык кешеләрне вакциналау башланачак. Фаразлануынча, прививка ясатканнан соң, кешедә ике ел дәвамында коронавируска каршы иммунитет булачак.
Без элегрәк вакцина бушлай булуы турында язган идек инде. Соңгы мәгълүматлар буенча, аның нәтиҗәлелеге 95 процент тәшкил итә. Вакциналанган һәм шуңа карамастан авырган кешеләр арасында авыр нәтиҗәләр берәүдә дә булмаган.
2. Апрель.
Бөтенрәсәй халык исәбен алу
Ул узган көздә үтәргә тиеш иде, ләкин сезгә билгеле сәбәпләр аркасында 2021 елның апреленә күчерелде. Без мондый карар кабул иткән бердәнбер ил түгел. АКШ, Аргентина, Бразилия, Эквадор һәм башка күп кенә илләр дә җанисәпне күчерде.
Халык исәбен алуда Рәсәйнең барлык гражданнары, шулай ук безнең дәүләттә бер елдан артык яшәүче чит ил кешеләре һәм гражданлыгы булмаучылар да катнаша ала. Исәпкә алучы сезнең милләтегез, нинди телләр белүегез, белемегез һәм гыйльми дәрәҗәгез, никахта булу-булмавыгыз, керем чыганагыгыз (эшлисезме, пенсия аласызмы, иждивениедәме), ничә балагыз булуы, торак шартлары, вазыйфагыз турында сорашачак. Хезмәт хакыгыз һәм милкегез турында сорамаячаклар.
Төп яңалык – быелгы кампаниядә исәпкә алучыны көтеп тормыйча, «Дәүләт хезмәтләре» кушымтасы аша яки Күпфункцияле үзәкнең «Минем документларым» бүлегендә барлык сорауларга да үзаллы җавап бирү мөмкинлеге бар. Сорауларга җавап биргәннән соң сезгә уникаль код киләчәк, аны сездән икенче тапкыр сорашмасын өчен исәпкә алучыга күрсәтергә кирәк булачак.
Җанисәпнең беренче нәтиҗәләре инде көзен үк билгеле булачак.
3. Июль.
VI Бөтендөнья фольклориадасы
Зур халыкара чара – VI Бөтендөнья фольклориадасы 2020 елның җәендә Уфада, Башкортстан районнарында һәм шәһәрләрендә узарга тиеш иде. Башка бик күп чаралар кебек үк, аны да күчерделәр. Президент Владимир Путин Указына ярашлы, традицион мәдәниятләр фестивале 2021 елның 2-11 июлендә узачак.
Фольклориада – ул дүрт елга бер тапкыр узучы халыкара фольклор фестивале. Чараны Халыкара фольклор һәм традицион сәнгать фестивальләре оешмалары советы оештыра. Моңа кадәр ул Голландиядә, Япониядә, Венгриядә, Көньяк Кореядә һәм Мексикада узды. Чара мәйданчыкларында 50 илдән килгән биюләрне, җырларны, музыка коралларында уйнауны, традицион уеннарны һәм халык кәсепләрен күрергә һәм ишетергә мөмкин.
Республика шартлы рәвештә тугыз фестиваль округына бүленгән, һәр округка җиде-сигез район кергән. Һәр район һәм шәһәр округлары үзәкләре үз сәхнәләрендә чара кунакларын кабул итәчәк. Болар – 70тән артык мәйданчык, аларда, концерт чараларыннан тыш, күргәзмә-ярминкәләр, традицион уеннар, парадлар оештырылачак. Һәр ил үзенең декоратив-гамәли сәнгать осталары белән килә, алар үзләренең костюмнарын һәм музыкаль инструментларын күрсәтәчәк. Барлык мәйданчыклар да open air форматында эшләячәк – бу фестивальнең төп таләпләренең берсе. Ачык мәйдан-чык кунакларның чыгышларын күпсанлы кешеләргә карарга мөмкинлек бирә.
4. Июль-Август.
Олимпия уеннары
XXX җәйге юбилей уеннары Токиода узарга тиеш иде, әмма, аңлашылуынча, төп спорт ярышын үткәрүдән баш тартырга туры килде. Чара 2021 елга күчерелде. Бу оештыручыларга 1,9 миллиард долларга төшкән, аның каравы, меңләгән кешенең гомере саклап калынды. 2021 елда Олимпия уеннарын Токиода 23 июльдән 7 августка кадәр үткәрәчәкләр.
Без әлегә Башкортстан данын анда кемнәр яклаячагын төгәл генә белмибез. Хәтта әлегә халыкара ярышларга Рәсәйне кертмәү белән бәйле спорт низагының ничек хәл ителәчәге дә ахыргача билгеле түгел. Мөгаен, спорт судларының карарлары үз көчендә калыр, һәм безнең егетләр нейтраль формада һәм ак флаг астында чыгыш ясарга мәҗбүр булырлар. Әмма бу гына аларны азрак яратырга, алар өчен азрак җан атарга һәм борчылырга мәҗбүр итә алмаячак, чөнки алар республика данын яклый. Шулай итеп, якындагы җәйдән Башкортстанның алтын медальләрен көтәбез!
5. Сентябрь.
Дәүләт Думасына сайлауларДәүләт Думасына сайлаулар Бердәм тавыш бирү көнендә – 2021 елның 19 сентябрендә узарга тиеш. Бу, һичшиксез, елның төп сәяси вакыйгасы булачак. Безне нинди интригалар көтә? Беренчедән, аналитиклар составның бик нык яңартылачагын фаразлый. Депутатларга карата таләпләр елдан-ел арта, һәм аларның барысы да яңа дәвергә туры килә алмый. Әйтик, Дәүләт Думасы депутатлары закон чыгаручылар гына түгел, ә федераль дәүләт власте органнарында республика мәнфәгатьләрен яклаучылар да. Алар безнең мәнфәгатьләрне яклый, республикага акча һәм акыллы кешеләрне җәлеп итә ала һәм тиеш тә.
Шуңа күрә күпләр ныграк кычкырган яки иң матуры булган кандидатлар өчен түгел, ә үз тирәсенә кешеләр җыя һәм анык, кирәкле нәрсәләр тәкъдим итә алган кешеләргә өстенлек бирә.
Икенчедән, сәяси ландшафт та үзгәрә. 2021 елдан сайлауларда имзалар җыймыйча 16 сәяси партия катнаша ала. Димәк, үз кандидатларын күбрәк иҗтимагый көчләр һәм хәрәкәтләр үткәрә алачак.
Өченчедән, өч көнлек тавыш бирү нәтиҗәләргә һәм тавыш бирүчеләр санына ничек тәэсир итәр. Искәртеп узабыз, яңалыкны беренче тапкыр Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә сынап карадылар һәм сентябрь аенда, шәһәр һәм районнарда район Советлары депутатларын сайлаганда ныгыттылар. Ул үзен нәтиҗәле, хәвефсез буларак танытты һәм беренче тапкыр федераль дәрәҗәдәге сайлауларда да сыналачак.
Читайте нас