Чишмэ
+24 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
8 Января 2021, 08:29

Радий Хәбиров журналистларның сорауларына җавап бирде

Сишәмбе, 29 декабрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров матбугат конференциясе үткәрде, журналистлар һәм республика халкы сорауларына җавап бирде.

Трансляцияне БСТ, «Россия 24», «Башкортстан 24», UTV һәм «Вся Уфа» телеканалларының туры эфирында, шулай ук социаль челтәрләрдә карарга мөмкин булды.
Прививкалар һәм коллектив иммунитет
Республика Башлыгы коллектив иммунитет һәм вакцинация коронавирусны җиңәргә ярдәм итәчәк, дип исәпли. Төбәк 2020 ел ахырында якынча 5 мең вакцина алган, 2021 ел башында аның күләме артачак. Радий Хәбиров үзенең дә прививка ясатуы, шул рәвешле «Спутник V» вакцинасын сынау программасында үзе теләп катнашуы турында сөйләде.
Төбәк җитәкчесе халыкның күпләп вафат булуы темасына тукталды. Аның сүзләренә караганда, республикада үлүчеләр саны арту дөньякүләм чир таралуга бәйле. Мәсәлән, халык коронавирустан куркып инфаркт яки инсульт булганда да ашыгыч ярдәм чакыртмый. Үзизоляция режимы вакытында табиблар медицина тикшерүе үткәрүне һәм диспансерлаштыруны туктаттылар.
Интернет турында
Дистанцион белем бирү кайбер торак пунктларда интернет белән бәйле проблемаларны тагын бер кат ачыклады. Әлеге вакытта вышкалар төзү һәм радиосигналларның кайбер урыннарга барып җитүен күз уңында тоткан программа кабул ителде.
Мәсьәлә 2021–2022 еллар дәвамында хәл ителәчәк. Радий Хәбиров сүзләренә караганда, бөтен җирдә дә интернет кертеп булмаячак, әмма зур торак пунктлар һәм авыллар тәэмин ителәчәк.
Бюджет дефициты 2021 елга бюджет дефициты 22 миллиард сум тәшкил итә. Аны каплау өчен 7 миллиард сумлык заем рәсмиләштерелгән. Кызганычка каршы, чыгымнарның бер өлешен киметергә туры киләчәк. Мәсәлән, подъездларны һәм йорт алларын ремонтлау программалары буенча.
– Бу республиканың икътисади хәлен куркыныч астына куярдай фаҗигале дефицит түгел, – диде Радий Хәбиров һәм күбрәк акча эшләргә кирәклеген дип билгеләп үтте.
Республика Башлыгы бизнеска дәүләт ярдәме чаралары күрсәтүнең өченче пакеты турында да сөйләде. Авыл хуҗалыгына, җиңел сәнәгатькә һәм башка тармакларга өстәмә ярдәм күрсәтеләчәк.
Инвестицияләр
Радий Хәбиров 2020 елга инвестицияләр буенча статистиканың февральдә билгеле булачагын билгеләп үтте һәм үсеш 3–4 процент тәшкил итәчәгенә ышаныч белдерде.
– Миңа калса, без инвесторларны җәлеп итә торган мохит булдырдык, – дип билгеләде төбәк җитәкчесе. – Иң мөһиме – команда нәтиҗәле һәм тиз эшли.
Ул Башкортстанда эшләп килүче мөһим финанс инструментлар турында искә төшерде. Шуларның берсе – алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре, анда заводлар төзелә инде.
Юлларны төзекләндерү
Яңа елда төбәкнең юл фонды узган елдагы кебек булачак.
– 2020 ел безнең республика өчен финанслау планында бик уңайлы булды. 100 миллиард сум федераль ярдәм алдык, – диде Радий Хәбиров. – Шул ук вакытта 2021 елда төбәк бюджеты якынча 15 процент табышны алып бетермәде. Әмма бу юл фондына кагылмый, анда бик аз процент кына җитми. Булган 27 миллиард сумны юл тармагына – юллар төзелешенә, аларны ремонтлауга һәм яңартып коруга инвестицияләячәкбез.
Медицина кадрлары
Республикадагы проблемаларның берсе – табиблар җитмәү. 2019 ел нәти-җәләре буенча медицина тармагына 580 белгеч килде. Район җитәкчеләре дә яңа кадрларны җәлеп итү өстендә эшли.
– Безгә бик күп табибларны, хирургларны, онкологларны, гинекологларны яңадан укытырга һәм ковид-госпитальләргә җибәрергә туры килде.
Нәтиҗәдә, амбулатория эше икенче планда калды, операцияләр саны кимеде. Акрынлап бу хәлдән чыгабыз, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Креатив яшьләрнең китүе
Республика Башлыгы проблема тиз генә хәл ителмәячәк, моның өчен «эшләргә дә эшләргә кирәк булачак», – дип белдерде. Яшьләрнең республикадан читкә китүенең сәбәбе – хезмәт хакларының түбән булуы, уңайлы шартлар тудырылмау.
– Тормыш шулай корылган ки, безнең иң яхшы студентларыбыз Мәскәү, Питер, Казан вузларына укырга керә. Белем алганнан соң кайтсыннар өчен, үзебездә шартлар булдырырга тиешбез, – диде Радий Хәбиров.
Фото: «Башинформ» МА, Валерий Шахов
Читайте нас