Чишмэ
+20 °С
Дождь
Гомуми мәкаләләр
7 Января 2021, 09:28

Гранатның файдасы

Колак сал!

Гранат гемоглобинны күтәрә, анемияне дәвалый. Гемоглобин түбән булса, көнгә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1:1 исәбеннән ярты стакан су кушылган гранат согы эчәргә кирәк. Дәвалану курсы – 2 ай.
Кан басымы югары булса, гранат согы эчәргә яки берничә дистә гранат бөртеге кабарга кирәк. Гранатның төше гормоннарны җайга салырга булыша. Шуңа аларны төкермәгез, ул күрем вакытында авыртуларны киметә, климакс билгеләрен җиңеләйтәчәк.
Гранатның эчендәге элпәләрен чәйгә куша аласыз. Ул тынычландыра, борчуны бетерә, йокыны яхшырта.
Согы авыз эчен һәм тамакны йогышсызландыра. Авырткан тамакны гранат кабыгы төнәтмәсе яки согы белән чайкарга ярый.
Гранат шикәр диабетыннан интегүчеләргә булыша. Көнгә дүрт тапкыр 60ар тамчы гранат согы эчегез. Өченче көнне үк шикәрнең кимүенә инанырсыз.
Гранатның кабыгын киптерегез, ул эч китүдән бик яхшы булыша. 1 аш кашыгы киптереп вакланган гранат кабыгын 0,5 л суга салып, сүрән утта 10 минут кайнатырга һәм 2 сәгать төнәтергә кирәк. Аны көнгә өч тапкыр балаларга – 50, олыларга 100 мл эчәргә.
Читайте нас