Чишмэ
+13 °С
Облачно
Тат
Рус
Гомуми мәкаләләр
4 Января 2021, 07:15
Паспортлар тапшырылды
Тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.
2020 елның декабрь аенда Чишмә поселогының Тарих-крайны өйрәнү музеенда районның биш укучысына тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.
Бу көнне кулларына документ алучыларны тәбрикләү өчен «Бердәм Рәсәй» партиясенең урындагы бүлекчәсе секретаре Марат Байбурин һәм Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы, полиция майоры Алмаз Карачурин килде. Районның «Ышаныч» яшьләр үзәге педагоглары паспорт тарихы турында презентация әзерләделәр.
Якын киләчәктә кәгазь паспортлар да тарихта калырга мөмкин. Билгеле булуынча, Рәсәйдә күптән инде электрон паспорт бирү турында сүз бара, тәүдә ул сынау проекты буларак карала, арытаба Мәскәү халкына электрон паспортлар биреләчәк. Электрон мәгълүматлар тупланган пластик карта форматындагы шәхесне раслаучы документ башкала халкына 2021 елның 1 декабренә кадәр бирелә башлар дип көтелә. Картаның зурлыгы банк картасыныкы кебек булачак һәм электрон паспорттагы мәгълүматларны махсус мобиль кушымта ярдәмендә укып булачак. Эксперимент уңышлы үтсә, киләчәктә электрон паспортлар бөтен ил буенча кертеләчәк.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"