Чишмэ
+20 °С
Болытлы
Гомуми мәкаләләр
3 гыйнвар 2021, 11:06

Товарларны маркировкалау турындагы закон таләпләре хакында

Билгеле булуынча, товарларны маркировкалау буенча тәҗрибә мех әйберләрдән башланды, аларда 2016 елдан башлап мотлак тәртиптә КИЗ (контроль идентификация билгесе) булырга тиеш.

О. Крымгужина, Рәсәй Кулланучылар күзәтчелегенең территориаль бүлеге белгеч-эксперты
Маркировка – ул штрих-код. Кодлаштыру өчен криптограммага яшерелгән Data Matrix коды кулланыла. Аяк киемнәрендә ул кәгазь яки тукыма ярлыкта, товарда яки аның тартмасында була.
DataMatrix коды тәмәке кабының аскы ягына яки читенә языла. Маркировка кодына я товар җитештерүче, я аны сатучы заказ бирә. Әлеге вакытта товарларны маркировкалау буенча ике эксперимент үткәрелә:
– 2019 елның 1 сентябреннән 2021 елның 1 июненә кадәр медицина әйберләренә кергән кресло-коляскаларны идентификацияләү чаралары белән маркировкалау һәм аларның әйләнешен мониторинглау буенча эксперимент үткәрелә (Рәсәй Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 7 августындагы 1028нче карары);
– 2020 елның 1 апреленнән 2021 елның 1 мартына кадәр шешәгә тутырылган (табигый яки ясалма минераль, газлы, шикәр яки башка баллы, яки тәмле-хуш исле матдәләр кушылмаган) суны идентификацияләү чаралары белән маркировкалау буенча эксперимент үткәрелә (Рәсәй Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 27 мартындагы 348нче карары).
Товарлар әйләнеше өлкәсендә катнашучылар экспериментта ирекле рәвештә катнаша.
Рәсәй Федерациясендә маркировкаланмаган әйберләр әйләнеше һәм аларны маркировкалау тәртибен бозган өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 15.12 маддәсе буенча административ һәм РФ Җинаять кодексының 171.1 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы каралган.
Маркировкаланмаган әйберләр һәм аларны маркировкалау тәртибен бозу фактлары ачыкланганда, Рәсәй кулланучылар күзәтчелегенең Башкортстан Республикасы буенча идарәлегенең Чишмә, Архангель, Благовар, Бүздәк, Дәүләкән, Кырмыскалы, Кушнарен районнарындагы территориаль бүлегенә түбәндәге адрес буенча әлеге хәлне тикшерү өчен хокук бозу фактлары турында язма хәбәр җибәрергә мөмкин: 452170, Чишмә районы, Чишмә поселогы, Елга урамы, 2а, яисә Рәсәй кулланучылар күзәтчелегенең Башкортстан Республикасы буенча идарәлеге сайтына: http://02.rospotrebnadzor.ru.
Товарларны мотлак маркировкалау буенча таләпләргә кыскача күзәтү
Туннар
Туннарны мотлак маркировкалау турындагы карар 2016 елның 12 августында үз көченә керде. Сатып алучылар тунның чынлыгын тикшерү өчен махсус кушымтадан файдалана ала. Әлеге кушымта тунның этикеткасындагы махсус QR-код буенча җитештерүче һәм товар турында бөтен мәгълүматны бирә.
Тәмәке
2020 елның 1 июленнән башлап Рәсәй Федерациясе территориясендә идентификацияләү чаралары белән маркировкаланмаган тәмәке һәм папиросны сату тыела.
Идентификацияләү чаралары белән маркировкаланмаган кальян, сигара, башлары киселгән сигара (черута), сигарилла (нәзек тәмәке), биди, кретек, трубкалы, чәйни һәм исни торган тәмәкене 2021 елның 1 июленә кадәр сату рөхсәт ителә (РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 28 февралендәге «Тәмәке продукциясенә карата идентификацияләү чаралары белән мотлак маркировкаланырга тиешле товарлар әйләнешенә дәүләтнең мәгълүмати мониторинглау системасына кертү кагыйдәләрен һәм үзенчәлекләрен раслау турында»гы 224нче карарның 10нчы пункты).
Аяк киемнәре
2020 елның 1 июленнән башлап Рәсәй Федерациясе территориясендә идентификацияләү чаралары белән маркировкаланмаган аяк киемнәрен сатуга чыгару тыела (РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 5 июлендәге «Идентификацияләү чаралары белән мотлак маркировкаланырга тиешле товарлар әйләнешенә дәүләтнең мәгълүмати мониторинглау системасына кертү үзенчәлекләре һәм аяк киемнәре товарларын идентификацияләү чаралары белән маркировкалау кагыйдәләрен раслау турында»гы 860нчы карары, арытаба – Кагыйдәләр).
Дарулар
2019 елның 1 июленнән даруханәләр һәм медицина оешмаларын гомер өчен кирәкле булган һәм кыйммәтле дару препаратлары белән эшләү өчен «Честный Знак» системасында теркәү башланды. 2019 елның 1 октябреннән әлеге исемлектәге препаратлар мотлак маркировкаланырга тиеш. 2020 елның 1 июлендә барлык дарулар маркировкалана башлады.
Парфюмерия
Рәсәйдә 2020 елның 1 октябреннән парфюмерияне мотлак маркировкалау башланды. Ул җитештерү һәм сәүдә челтәрендә булган җитештерүчеләргә, тәэмин итүчеләргә, күмәртәләп һәм ваклап сатучыларга кагыла. Түбәндәге товарлар маркировкаланмый:
– 5 мл кадәр хушбуй һәм исле су тестерлары (реклама максатында сатылган аз күләмле парфюм);
– күргәзмә һәм эксперименталь үрнәкләр;
– кремнар рәвешендәге яки каты хушбуйлар, шул исәптән карандашлар.
2020 елның 1 октябренә кадәр Рәсәй Федерациясе территориясендә җитештерелгән яки башка илдән кертелгән маркировкаланмыйча калган товарларны 2021 елның 30 сентябренә кадәр сату рөхсәт ителә.
2020 елның 1 октябренә кадәр Рәсәй Федерациясе территориясендә җитештерелгән яки башка илдән кертелгән һәм маркировкаланмыйча калган товарларны 2021 елның 31 октябренә кадәр маркировкалау рөхсәт ителә (парфюмерия продукциясе калдыклары мәгълүмат системасында теркәлсә (товар турында мәгълүмат бирелсә) һәм 2021 елның 1 декабренә кадәр әлеге парфюмерия продукциясен идентификацияләү чаралары белән маркировкалау турындагы мәгълүматлар мониторинг системасына кертелгән булса).
Фотоаппаратлар һәм фототехника
2020 елның 1 октябреннән башлап Рәсәйдә фотоаппаратларны һәм фототехниканы маркировкалау башланды. Бу көннән соң товарны махсус кодлардан башка җитештерү, саклау, ташу һәм сату тыела. 2020 елның 1 октябреннән маркировкаланмаган фототехниканы җитештерү һәм чит илдән алып кайту тыела. Товар белән барлык операцияләр турындагы мәгълүматны «Честный Знак» системасына тапшырырга кирәк.
Шиналар
2020 елның 1 ноябреннән башлап шина җитештерүчеләр һәм аларны чит илдән алып кайтучылар шиналарның аерым төрләрен маркировкалау, шулай ук сатуга чыгару һәм сатудан алу турындагы мәгълүматларны «Честный Знак» системасына кертә.
Кием
2021 елның 1 гыйнварыннан башлап Рәсәйдә кием-салымны һәм җиңел сәнәгать товарларын маркировкалау мәҗбүри булачак. Ул барлык товар җитештерүчеләргә, аны чит илдән алып кайтучыларга һәм сатучыларга кагылачак. Маркировкаланмаган товарлар әйләнеше тыелачак: бу маркировка коды булмаган киемне сату, алып кайту һәм саклау ярамый дигәнне аңлата.
Ни өчен маркировка кирәк?
Бердәм контроль системасы товарларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшергә, гражданнарны сыйфатсыз яки ялган продукттан, ә ил икътисадын «күләгәдә» сату сәбәпле алып бетермәгән югалтулардан саклый.
«Честный Знак» системасы
«Честный Знак» системасы кулланучылар хокукларын яклау өчен эшләнгән. Һәр гражданин әлеге кушымта аша легаль булмаган продукция турында хәбәр итә ала, һәм бу мәгълүмат контрольлек итүче органга тапшырылачак.
Читайте нас