Чишмэ
+15 °С
Облачно
Тат
Рус
Гомуми мәкаләләр
2 Января 2021, 17:08
Авызда эреп торган гөбәдия
Татар ашларының берсе - гөбәдия.
Гөбәдияне әче камырдан да, төче камырдан да пешереп була. Менә бу рецепт белән пешерелгәне авызда эреп тора.
Бер гөбәдия өчен кирәк булачак:
100 гр атланмай
1 йомырка
2 аш кашыгы кибет каймагы
50 гр шикәр комы
1/4 бал кашыгы тоз
ярты бал кашыгы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель) һәм 200-250 гр чамасы он.
Эчлек өчен ингридиентлар:
1 чәшке бүрттерелгән дөге
200 гр йөзем
300 гр кызыл эремчек
3-4 аш кашыгы шикәр комы
50-60 гр атланмай
5-6 аш кашыгы эретелгән атланмай
2 данә пешкән күкәй кирәк булачак.
Эш барышы:
Камырны ике өлешкә бүләбез. Зур кисәген җәеп табага куябыз. Шуңа башта кызыл эремчекне, аннан шикәр комы сибеп, атланмайны кискәләп тезәбез. Бүрттерелгән дөге белән йөземне, тәменчә тоз, шикәр комын бергә кушып, өстенә салабыз. Шуның өстенә угычтан уып йомырка, аннары эретелгән атланмайны сибәбез. Кечкенә камыр кисәген җәеп иң өскә каплыйбыз һәм читләрен бөреп чыгабыз. Гөбәдияне кызу мичтә 35-40 минут пешереп алабыз.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"