Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Гомуми мәкаләләр
1 гыйнвар 2021, 10:17

Эстетика елын озатып...

Ноябрь ахырында Чишмә муниципаль район хакимияте Яңа елга матур итеп бизәлгән торак пунктлар буенча «Яңа ел кәефе» бәйгесен үткәрү турында карар чыгарды.

«Бәйге турындагы нигезләмә»дә билгеләп үтелгәнчә, ул авыл биләмәләре территорияләрендәге торак пунктларның тышкы күренешен яхшырту максатында үткәрелде.
Шушы көннәрдә комиссия вәкилләре авыл торак пунктлары буйлап үтте. Авылларда бәйрәм чыршысының, ул урнаштырылган мәйданның бизәлеш сыйфатына, иллюстрацияләргә, боз шәһәрчеге (боздан, кардан ясалган сыннар, таулар, әкият персонажлары), шугалаклар булуына, идеяләрнең яңалыгына, бизәү процессына халыкны да җәлеп итүгә игътибар бирелде. Әйе, комиссия әгъзаларына бәя бирер алдыннан карап, чагыштырып йөрерлек урыннар бар иде. Авыллардагы кибетләр, биналар, урамнар, өйләр бәйрәмчә бизәлгән. Шулар арасыннан иң матур, иң күркәм булган авыл биләмәсен сайлап алу җиңел булмады. Шулай да, ачык тавыш бирү юлы белән фикер алышканнан соң, бердәм фикергә килделәр: Ярми авыл Советының бизәлеше иң матуры дип танылды һәм аңа 50 мең сумлык сертификат тапшырылды, икенче һәм өченче урыннарда – Дурас (35 мең сум) һәм Лесной (15 мең сум) авыл Советлары. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Читайте нас