Чишмэ
+27 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
31 Декабря 2020, 07:30

Яңа 2021 – Үгез елы белән!

Һавада мамыктай йомшак, ап-ак кар бөртекләре бөтерелә, һәм җиргә якынлашкач, үз эшләре белән ашыгып китеп барган кешеләрнең керфекләренә кунып битләреннән үбә. Берәүләр мандарин сатып алырга өлгермәгән, шуңа күрә кибеткә йөгерә, икенчеләре узып барган елда туганнары һәм якыннарының хәлен белешергә ашыга, өченчеләре тирә-юньдә балкыган төрле төстәге утлар һәм саф һава белән хозурлана. Бу көнне сәгать уклары ашыга, алга йөгерә – алар безне курантлар 12 тапкыр сугачак вакытка якынайта. Яңа ел төнендә хыялларның тормышка ашуын теләү гадәте бар, һәркайсыбыз күңел түрендәге теләкләребезнең кабул булуын тели, һәм алар чынга ашачак! Һичшиксез кабул булачак!Барыбыз да Яңа елдан яхшылыклар гына көтәбез – ул узып баручы елга караганда, уңышлырак һәм шатлыклырак булырга тиеш. Шулай булсын да! Курантлар сукканда иң кыю хыялларыбыз кабул булсын. Үгез елының унике ае да яхшы тәэссоратлар, күңелле очрашулар, ихлас елмаюлар алып килсен.Хөрмәтле гәзит укучыларыбыз, Сезгә сәламәтлек һәм үзара аңлашу, җитеш тормышта яшәвегезне һәм иминлек телибез! Яңа ел белән!

Һавада мамыктай йомшак, ап-ак кар бөртекләре бөтерелә, һәм җиргә якынлашкач, үз эшләре белән ашыгып китеп барган кешеләрнең керфекләренә кунып битләреннән үбә. Берәүләр мандарин сатып алырга өлгермәгән, шуңа күрә кибеткә йөгерә, икенчеләре узып барган елда туганнары һәм якыннарының хәлен белешергә ашыга, өченчеләре тирә-юньдә балкыган төрле төстәге утлар һәм саф һава белән хозурлана. Бу көнне сәгать уклары ашыга, алга йөгерә – алар безне курантлар 12 тапкыр сугачак вакытка якынайта. Яңа ел төнендә хыялларның тормышка ашуын теләү гадәте бар, һәркайсыбыз күңел түрендәге теләкләребезнең кабул булуын тели, һәм алар чынга ашачак! Һичшиксез кабул булачак!
Барыбыз да Яңа елдан яхшылыклар гына көтәбез – ул узып баручы елга караганда, уңышлырак һәм шатлыклырак булырга тиеш. Шулай булсын да! Курантлар сукканда иң кыю хыялларыбыз кабул булсын. Үгез елының унике ае да яхшы тәэссоратлар, күңелле очрашулар, ихлас елмаюлар алып килсен.
Хөрмәтле гәзит укучыларыбыз, Сезгә сәламәтлек һәм үзара аңлашу, җитеш тормышта яшәвегезне һәм иминлек телибез! Яңа ел белән!
Читайте нас