Бу көннәрдә район халкы һәм балалар өчен спорт һәм мәдәни чаралар оештырыла.
Районның Тарих-крайны өйрәнү музееның социаль челтәрләрендә дә мавыктыргыч чаралар көтә.
30 декабрьдә онлайн режимда «Яңа ел тарихы» дигән кызыклы презентация күрсәтеләчәк.
Ә 4 гыйнварда кунаклар игътибарына элекке мультфильмнар тәкъдим ителә. Ә җимеш кагы ясый белмәүчеләрне 5 гыйнварда онлайн режимда узачак «Тәмле как ясыйбыз» осталык классында бу эшкә өйрәтәчәкләр. Шулай ук 11 гыйнварда балаларны «Яңа ел җырлары» дигән мавыктыргыч викторина көтә.
30 декабрьдә Чишмә поселогының Социалистик урамында карнавал көне узачак.
Ә 2021 елның беренче көнендә көндезге сәгать 2дә Ленин паркында спорт чарасы узачак. Катнашырга теләүчеләр 2021 метр символик дистанцияне йөгереп узачаклар, ә катнашу өчен ufa.ilovesupersport.com сайтында теркәлү мөһим, старт номерын бастырып чыгарып, анда 2021нче елга планнарыңны язарга кирәк.
2 гыйнварда районның социаль челтәрләрендә кошлар өчен җимлекләр ясау һәм урнаштыру буенча акция узачак.
Ә 3 гыйнварда балаларны һәм өлкәннәрне кышкы уеннар көтә.
Бу көнне Җиңү паркында бергәләп чаңгыда йөрү, поселокның җәмәгать территорияләрендә тимераякта шуу планлаштырыла, ә «Приуралье» бистәсендә ир-егетләр командалары арасында хоккей буенча турнирлар узачак.
Яңа ел бәйрәмнәрендә социаль челтәрләрдә бик күп чаралар, акцияләр, флешмоблар оештырыла.
Мәсәлән, 4 гыйнварда Кар һәм боз фестивале узачак, торак пунктларны матур итеп бизәү, кар бабайлар ясау буенча район бәйгеләре көтә.
9 гыйнварда Мәдәният сарае янындагы мәйданда халык биюләре буенча флешмоб узачак, ә 10 гыйнварда һәркем онлайн-форматта үтәчәк «Минем милли ризык» флешмобында катнаша ала.
11 гыйнварда район Мәдәният сарае хезмәткәрләре Бөтендөнья рәхмәт көнендә, үзәк район дәваханәсе алдындагы мәйданда концерт белән чыгыш ясаячак. Районның социаль челтәрләрендә узачак «Табибларга рәхмәт әйтәбез!» флешмобына да һәркем кушыла ала.
Санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, чараларның күбесе саф һавада яки онлайн форматта үткәрелә. Гадәттәгечә, республика башкаласы Уфада иң кызыклы программалар оештырыла.