Чишмэ
+12 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
28 Декабря 2020, 08:50

Ярдәм итү буенча актив эш алып барыла...

Чишмә районы башлыгы Ришат Мансуров 17 декабрьдә район хакимиятенең зур залында яшьләр активы белән очрашты.

Чараның төп кунаклары «Бердәм Рәсәй» партиясенең Башкортстан бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров һәм БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай карамагындагы Яшьләр җәмәгать палатасы рәисе Зарина Газизова булдылар.
– Чишмә районы Яшьләр советының республика чараларында гына түгел, шулай ук районда бәйрәмнәр үткәргәндә дә актив катнашуы игътибарга лаек. Мәсәлән, Чишмә поселогында «Мин Чишмәне яратам» дигән яңа стела Яшьләр советы активистлары башлангычында куелды. Сезнең бу аеруча авыр чорда волонтерлык эшчәнлеге оештырып, азык-төлек һәм дарулар белән якташларыгызга ярдәм итү буенча актив эш алып баруыгызны билгеләп үтәргә кирәк, – диде Рөстәм Марат улы үзенең сәламләү сүзендә.
Кунаклар Чишмә районы волонтерлары һәм яшьләр активы белән очрашуда пандемия чорында волонтерлар ярдәменең мөһимлеге турында фикер алыштылар. Яңа елда бәйрәм чаралары мәсьәләсе дә игътибардан читтә калмады.
Рөстәм Марат улы үз чыгышында «Бердәм Рәсәй» партиясенең «Балалар турында кайгыртучанлык белән» дип аталган яңа акция башлап җибәрүе турында хәбәр итте. Аның максаты – социаль яктан имин булмаган төркемгә кергән балаларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлау.
Зарина Шәфкать кызы сүзләренә караганда, районның яшьләр советы Бәләбәй белән беррәттән республика муниципалитетлары, шул исәптән шәһәрләре һәм районнары арасында яшьләр хәрәкәте рейтингында алдынгы урында бара.Быел алар хәтта ел саен алдынгы урыннарда булган Сибай, Учалы һәм Уфа шәһәрләрен дә узып киткәннәр. Яшьләр советы рәисе Александр Иванов билгеләп үткәнчә, бу Чишмә районы тарихындагы тәүге вакыйга.
Бу көнне иң актив волонтерларга Рәхмәт хатлары һәм бүләк сертификатлары да тапшырылды.
Читайте нас