Яңа елны каршылау өчен алдан ук әзерләнәбез. Бүләкләр, чыршы уенчыклары һәм, әлбәттә инде, табынга кую өчен азык-төлек сатып алабыз. Аның исемлеген алдан ук төзеп куйсаң яхшырак. Беренчедән, Яңа ел кичендә җитмәгәнне эзләп йөрмәс, икенчедән, күп акча туздырмас өчен. Акча туздыру азык-төлекне кайсы кибеттән сатып алуыбызга да бәйле. Үз хәбәрчебез бәйрәм алдыннан кибетләрдә йөреп Яңа ел табынына кирәкле азык-төлеккә бәяләрне чагыштырды.
Бәйрәм өстәленә куелырга тиешле мандарин һәм ананасны 73 сумнан 160ка һәм 100 сумнан башлап 130 сумга кадәр сатып алырга мөмкин. Оливье ясау өчен яшел борчак бәясе 44–90 сум тирәсе һәм кыярныкы – 160 сумга кадәр. Колбаса яки ветчинаның бер килограммын кимендә 300 сумга, йомырканы 67–72 сумга алырга була. Яшел суган, петрушка һәм укропның 100 граммын 49–96 сумга сатып алырга мөмкин. Кыярны җәйдән тозлап куймаган булсагыз, кибеттәгесен алу өчен 80нән 200 сумга кадәр акча чыгарып салырга туры киләчәк, дөрес, помидор бәясе арзанрак – 53 сумнан 100 сумга кадәр. 800 граммлы майонезның бәясе 79 сумнан башлана. Салатларга каймак салырга яратсагыз, аның 400 граммлы стаканы 73 сумнан башлана.
Безнең мәгълүматларга караганда, чишмәлеләрнең бәйрәм өстәлендә гадәттә каз яки үрдәк, ит бәлеше, оливье, тун астындагы селедка салатлары, бутербродлар, төрле яшелчә-җимешләр, ит, сок яки өйдә ясалган компот, торт, мандарин, ананас була.
Яңа ел бәйрәмнәренә бай табын корырга күнеккәнбез. Ә бу, һичшиксез, зур чыгымнар – бер метр озынлыктагы азык-төлек чеклары дигән сүз. Һәм бу ел саен кабатлана – бәйрәмнән соң икенче көнне «Ник бу кадәр сатып алдык, нигә шулкадәр әзерләдек икән?» дип уйлыйбыз (советлар чорыннан ук запас алу гадәте калганмы?). Шуңа күрә үткән елгы «тәүбәләрне» истә тотып, күпме ашый алабыз, шулкадәр генә сатып алырга һәм әзерләргә кирәк. Чөнки хәзер кибетләр көн саен ачык бит. Аннары, узган елгы салатларга һәм ризыкларга караганда, яңа әзерләнгәне күпкә файдалырак. Тагын бер киңәш: кибеткә ач килеш һәм хезмәт хакы алган көнне бармагыз. Бәйрәм алды ыгы-зыгысы да тәэсир итә: тирә-юньдә матурлык, күңелле музыка яңгырый, кибетләрдә арба тутырып азык-төлек алган танышлар очрый, һәм син дә аларга ияреп, ирексездән кирәген дә, кирәкмәгәнен дә кәрзинеңә тутыра башлыйсың.
Шуңа күрә аласы әйберләрнең исемлеген алдан ук төзеп алып куегыз һәм тәмле ризыклар пешереп, тыныч кына Яңа ел бәйрәмен каршыларга әзерләнегез.