Капка төбендә ике көмеш һәм бер кара төстәге җирләү автобуслары тора. Туганнар тыныч кына нидер тапшырырга теләп будкага текәлгән. Яннарыннан тиз-тиз генә медиклар уза, 20 минуттан соң смена башланачак.
15нче дәваханә, Мәскәү. 1474 пациент, 225е соңгы тәүлектә китерелгән. Бөтен дәваханә, «зәңгәр» һәм диагностика корпусларыннан тыш, – кызыл зона. Бу – коронавируска каршы көрәшнең 207нче көне.
Бу 207 көн эчендә нәрсә үзгәргән?
Барлык медикларның да яртыдиоптрийга күзләре начаррак күрә башлаган. Күпкә түгел, әмма сизелерлек. Алар ярты ел дәвамында дөньяга пластик күзлек һәм шлемнар аша карый. Гипоксиядән барысының да башы авырта. «Монысына да күнеккәннәр инде». Кайбер шәфкать туташлары төш күрми башлаган.
Төнге комендант корпус буйлап атлый һәм рацияне тыңлый. Аның исеме Виктор Давидович Аносов. Ул – хирургия буенча баш табиб урынбасары. Бүген төнен комендант булып эшли, иртәгә кичке җидегә кадәр эшләячәк – хирурглар белән обход, берничә операция ясаячак.
«Язын бу хәл 2–3 айга сузылыр, дип уйлаган идек. Ә ул һаман тәмамланмый.
Хәзер берничә елга исәп тотабыз. Һәрхәлдә, киләсе җәйдә ул булачак әле...».
Симез ир һәр секунд саен сулый. Аның кара күзләре атылып чыгар дәрәҗәдә, карашы куркыныч. Ир тын алалмый интегә.
«Әгәр бер сәгать эчендә интубация эшләмәсәк, үләчәк», – ди Виктор Давидович.
«Бу чирне ике атна эчендә җиңәргә мөмкин. Моның өчен җирдәге бөтен кешегә ике атна дәвамында бер-берсе белән бөтенләй аралашмаска кирәк. Әмма бу мөмкин түгел», – ди ул.
...Авыру З.ны карыйлар – аны башка дәваханәдән китергәннәр. «Минем аякларым авырта башлады. Нык авырттылар», – ди З. Ялварулы карашы табибка, шәфкать туташына, миңа төбәлә. Табиб Ирина Евгеньевна Харламова юрганны күтәреп, аякларын тота. Уң аягы салкын, ак. «Тромбоз. Бу ковид вакытында чирнең гадәти катлаулануы. Операция ясап, аны алачакбыз. Операция бүлмәсе ике сәгатьтән соң әзер булачак».
«Барысында да тромблары бар. Д-димер, ул организмның тромб хасыйл булуга әвәслеген күрсәтә – нормада 1–2, иң күбе 500, безнекеләрдә 1000, 3000, 7000!» – ди Виктор Давидович.
– Башта тромб бар икән – инсульт, йөрәктә булса – инфаркт, үпкәләрдә – үпкә эмболиясе. Аяк-куллар белән хәл җиңелрәк. Ампутацияләрне көн саен эшлибез.
З. өчен операция бүлмәсе бары тик дүрт сәгатьтән соң гына бушый. Дәваханәдә ашыгыч операция бүлмәләре дүртәү калган. Калганнары реанимация итеп җиһазландырылган.
Аякларга ниндидер сары матдә сөртәләр, кисәләр. Кан тамырларын мускул тукымасыннан аералар. Аяк балтырында өч магистраль артерия бара, барысын да чистартырга кирәк. Кан тамырларына Фогарти катетеры – куыклы пластик трубка кертелә.
Тромбларны алалар – озыннар, яңгыр суалчаннарына охшаганнар. «Менә шундый балык тоту бездә», – ди шәфкать туташы. Тромбларны банкага салалар, аларны тикшерәчәкләр.
Каралган, эшләүдән туктаган кан тамырларында пульс тибә башлый. Кан алга таба бара. Табиб аякка допплер – динамиклы ультратавышлы микрофон куя һәм без кан йөргән тавыш ишетәбез. Ул табан астында тынып кала, әмма аяк табанының вак кан тамырлары киңәеп, кан белән тәэмин итү функциясен тергезүенә өмет бар. «Без шушыннан артыгын эшли алмыйбыз. Әйдәгез, тегәбез».
Табиблар коридорда ук киенә.
Шәхси саклану чараларына (СИЗ) бейджиклар тагалар. Исеме, фамилиясе, вазифасы.
Дүрт операция бүлмәсе ачык һәм эшләргә әзер.
Чал чәчле ир хирургия лампасыннан күзләрен йома. Калтырана, авыр сулый. Аны башка клиникадан күчергәннәр, аягын ампутацияләүгә әзерлиләр.
Муен янындагы катетерга препаратны кертәләр, ир пышылдый, һәм анестезиолог аны тынычландыра: «Бөркетләр, бөркетләр, бу очракта шулай булгалый, бөркетләр оча».
Сары аяк табаны, көрән аяк. Аңа 59 яшь.
«Тромбоз. Бот артериясе...».
Ашказанында зонд, сидек куыгында катетер, кан тамырына да катетер тоташтырылган. «Тешләр, тешләр турында онытма». Авызда калган ясалма теш казнасын алалар. Трахеяга трубка тыгыла. Хирург Хетаг
Мзоков аякны кулга тотып, аны югарыга күтәрә. Аяк кара-сары, йод белән сыланган.
Ул өченче перчаткаларны булдыралганча тыгызрак итеп кию өчен кулларын чылата.
Биредә ике хирурглар бригадасы эшләячәк.
Хирургия инструментлары тиз-тиз эшли. Аяктагы итләр кисәкләргә аерыла. Кан сиптерә. Сөяк күренә. Скальпель белән аның яны чистартыла. Көмеш хирургия киңәйткече сөякне эләктереп ала. Калын металл җепкә охшаган пычкы белән аны кисәләр.
Санитарка аякны кызыл капчыкка сала.
Операция ике сәгать эчендә тәмамланды. Операция бүлмәсен стерильләштерәләр – киләсе ампутация әзерләнә.
Чал чәчле ир бу төндә үләчәк.
Беренче бүлек мөдире Сергей Николаевич Игнатьев икенче реанимациягә юллана. Биредә аны җитди сөйләшү көтә.
– Тамара Ивановна, исәнмесез. Аягыгыз кайчан авырта башлады?
– Бер атна элек, – дип җавап бирә ул.
– Төрле авыртынулар булды.
Сергей Николаевич юрганны күтәреп, аякны карый. Тамара Ивановна карашын стенага күчерә.
– Аягыгыз үлгән. Ампутация ясарга кирәк.
– Юкса, үзегез дә һәлак булачаксыз.
– Үлсәм үләрмен, – ди ул ачу белән. – Тик бу яшьтә аяксыз…
– Үләчәксез, һәм авыр газапларда үләчәксез, – ди табибның артында торган комендант. Табиб әйләнеп карамый.
Тамара Ивановна иреннәрен кыса. Ул еламас өчен карашын түшәмгә юнәлтә.
Сергей Николаевич дәшми. Аннары тыныч кына:
– Аның өчен яшим дигән кешегез бармы? – дип сорый.
– Ул чакта операция. Бүген сезне әзерләячәкләр. Иртәгә мин барысын да үзем эшләячәкмен. Үзем. Сез сынатмассыз бит?
– Мин тырышачакмын, – ди Тамара Ивановна әкрен генә. Сергей Николаевич баш кага.
Ул коридорга чыга. Мин аның нәрсә уйлаганына төшенә алмыйм. Ул операция бүлмәсенә керә һәм анда 15 минут эчендә кайчандыр хатын-кыз кулы булган әйберне кисеп ала...
Ирина Евгеньевна һәм Наталья Григорьевна пациентларның кичке анализларын карыйлар... Алар икесе дә кырык яшьне яңа гына үткән. Пандемия вакытында Ирина Евгеньевна – 15, Наталья Григорьевна 20 килограммга ябыккан.
Кичке обход узды. Наталья Григорьевна шәфкать туташларын тиргәп алды. Алар җиденче койкада яткан Петровичны кор-сагына әйләндергәндә астына мендәр салмаган.
Уртак тырышлык белән Петровичны күтәреп, корсак астына мендәр салалар. Ул гәүдәгә зур һәм бер тәүлек инде аңсыз ята...
Бүлектә унике пациент исәпләнә. Барысы да – ир-атлар, «көчсез җенес». Дүрт сәгатькә бер тапкыр Наталья Григорьевна һәм
Ирина Евгеньевна һәр авыру турында күзәтү көндәлеге тутыралар. Һәр авыру өчен көндәлек күзәтүнең кәгазь картасы тутырыла. Пациентлар белән эшләргә, «ИВЛның ручкаларын әйләндерергә» дә вакыт юк.
Җиденче койкадагы Петрович үлгән. ИВЛ аппараты үле үпкәләр белән сулый әле, әмма йөрәк инде туктаган.
«Пациент китте. Кабаланмасагыз да була. Эш үткән инде», – ди Ирина Евгеньевна һәм кире компьютер артына утыра. Анализларны яңадан ача. «Монда инде ашыгырга кирәкми».
Ул реанимацияләүне башламый. «Монда реанимацияләүнең мәгънәсе юк. Яше олы, аның, мөгаен, ишемик авыруы бардыр, һәм башкалар. Шуңа күрә организм йөкләнешкә түзә алмый, һәм төрле метаболик бозылулар бара, һәм... Мин ни эзлим әле... Мин иртәнге биохимияне карарга теләгән идем. АЧТВ, альбумин, ә, менә, мочевина.
Мочевина 40. Димәк, аңлашыла. Кискен бөер авыруы да – ковидтан өзлегү нәтиҗәсе. Еш кына пациентның бөерләре эшчәнлеге бозыла, шуңа күрә шлакларны чыгара торган функция тиешенчә эшләми, ә бөерләрсез без яши алмыйбыз.
Наталья Григорьевна аның улына шалтырата. Аның тавышы пыяла кебеккә, бозлыга әйләнә. Ул болай ди:
«Исәнмесез. Сезне 15нче шәһәр дәваханәсенең реанимация бүлегеннән борчыйлар. Әйтегез әле, зинһар, сезгә кем туры килә?.. Кайгыгызны уртаклашабыз. Кызганычка каршы, ул вафат булды».
Биредә барысын да кешенең авыру тарихы хәл итә. Петровичка 69 яшь булган. Аның гәүдәсен әйләндерделәр һәм ширма артына салдылар. Үлем ак юка пәрдә артына качты.
– Реанимацион гамәлләрне ниндидер
нәтиҗә бирүенә өмет булганда гына башкарырга мөмкин. Мин хәзер каты итеп әйтәчәкмен. Пневмониянең өченче-дүртенче стадиясе булган 80нән өлкәнрәк пациентлар реанимациягә китерелергә тиеш түгел, – ди Ирина Евгеньевна. – Сугыштагы кебек. Ә бу сугыш. Реанимация койкасы кыйммәт тора. Гомере өчен көрәшә алучы кешеләр дә бар бит.
Холлда халык җыела – яңа смена.
Елена Костюченко, Юрий Козырев.
Хокук иясе рөхсәте белән кыскартып бастырыла.
Мәкаләнең тулы текстын түбәндәге сылтама буенча укыгыз: https://novayagazeta.ru/articles/2020/11/08/87875-noch-den-noch