Медицина хезмәте күрсәтүгә – беренче чираттагы игътибар
Районда 42 фельдшер-акушерлык пункты (ФАП)һәм дүрт табиблык амбулаториясе эшли. Соңгы елларда гына да ун, шул исәптән җиде модульле ФАП төзелде.
Аларның барсында да кирәкле медицина җиһазлары бар. 11 фельдшер-акушерлык пунктында капиталь ремонт үткәрелде. Зур күләмдә эш башкарылды. Боларның барысы да Башкортстан Республикасы җитәкчелеге ярдәмендә эшләнде.
БР Хөкүмәте дәрәҗәсендә Сәламәтлек сагын үстерү буенча программа кабул ителде, финанслау башлангыч медицина һәм санитар ярдәмне үстерүгә юнәлтелде.
– Гомумдәүләт проектының бурычы сәламәтлек саклауның, атап әйткәндә, фельдшер-акушерлык пунктларының һәм табиблык амбулаторияләренең матди-техник базасын ныгытуга юнәлдерелгән. «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты буенча федераль һәм төбәк бюджетларыннан, шулай ук район бюджетыннан акча бүлеп бирелде. Бу аз түгел. Һәр модульле ФАПны төзү һәм җиһазлау өчен 3 миллион 700 мең сумга, табиблык амбулаториясен төзү 10 миллион сумга төште, – диде үзәк район дәваханәсенең баш табибы Камил Яппаров.
Республика бюджетыннан акча бүленгәч чит илдә, Япониядә ясалган компьютер томографы сатып алынган, ул эчке әгъзаларны һәм сөякләрне генә түгел, ә баш миендәге һәм периферик кан тамырларын да тикшерергә мөмкинлек бирә.