Чишмэ
+12 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
10 Декабря 2020, 08:14

Мал-туар сәламәтлеге турында кайгыртабыз

Район хуҗалыкларында һәм халыкның шәхси ихаталарында мал-туар, кош-корт күпләп асрала.Терлекләр дә, кешеләр кебек үк, төрле йогышлы авыруларга дучар була. Кыргый җәнлекләр, песиләр, этләр ул авыруларны таратучы булып торалар.

Айдар Казбаев, Чишмә ветеринария станциясенең эпизоотиягә каршы бүлеге начальнигы
Ветеринария хезмәткәрләре маллар арасында чир таралуны кисәтү, авыру хайваннарны ачыклау максатында зур эш алып бара. Сыерларда, атларда, вак терлектә бруцеллез авыруын ачыклау өчен диагностик тикшерүләр үткәрелә. Мәсәлән, 14560 артык проба алынды – нәтиҗәләре тискәре. Әлеге пробалар буенча маллардагы башка йогышлы авырулар да тикшерелде. Терлекләргә квартал саен копрологик тикшерүләр дә үтә, аның нәтиҗәләре буенча гельминтларга каршы эшкәртү үткәрелә.
Себер түләмәсе (якынча 41600 баш мал), котыру авыруы буенча (27300 баш), шулай ук этләрне һәм мәчеләрне (якынча 7600), кыргый җәнлекләрне (2600) вакцинацияләү чарасы үткәрелде. Кыргый җәнлекләргә азык рәвешендәге вакцинаны аучылар белән бергә яз һәм көз айларында куеп чыгабыз. Шулай ук мөгезле эре терлекләргә Себер түләмәсе, эмкар (эмфизематоз карбункул) кебек, йогышлы дерматит, тимрәү һәм башка авырулардан вакцинация ясыйбыз.
Башка төбәкләрдән авыру хайваннарны кертмәү максатында малларны һәм бал кортларын (умарталыкларны), шулай ук этләрне һәм мәчеләрне идентификацияләү (биркалау) буенча зур эш башкарылды.
Читтән мал-туар, чимал, мал азыгын контрольсез кайтаруга юл куймау буенча чаралар күрелә. Терлекчелек объектлары һәм административ биналар йогышсызландырыла, карантин чаралар үткәрелә.
Бу эшләр БР Ветеринария идарәлеге дәүләт заданиеләре һәм эпизоотиягә каршы чаралар планы буенча башкарыла.
Боларның барысы да – безнең төп эшебез. Әмма күрше төбәкләрдә кош гриппы һәм дуңгызларда африка чумасы буенча эпизоотик хәлләр кискен начарланды. Районның ветеринария хезмәтләре бу авырулар безнең төбәккә дә үтеп кермәсен өчен тырышлык сала. Моның өчен йорт хайваннарын гына түгел, кыргый җәнлекләрне, кабаннарны да, районга продукция кертүне, терлек һәм кош-корт сатуны да контрольдә тотарга, халык арасында аңлату эшләре алып барырга туры килә. Әлегәчә күрелгән чаралар нәтиҗә бирә. Тулаем алганда, безнең районда маллар арасында аеруча куркыныч булган йогышлы авырулар юк, терлекчелек торышы уңышлы дип бәяләнә.
Читайте нас