Чишмэ
-20 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
5 декабрь 2020, 14:14

Чишмәдә җитештерелгән азык-төлек – республика бренды

2020 елның 26–28 ноябрендә Башкортстан Республикасы башкаласы Уфада «Безнең бренд» дип аталган азык-төлек ярминкәсе булды һәм «ПродТехЭкспо» проекты эшләде.

Бу чаралар БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Башкортстан күргәзмә компаниясе тарафыннан оештырылды.
Ярминкә экспозициясе 1000 квадрат метр мәйданда җәелдерелде. Биредә шәһәр халкын сөендереп республиканың 11 районыннан, шул исәптән Чишмәдән килгән 19 крестьян-фермер хуҗалыгы һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары экспозициясе урын алды.
БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлангычында иң яхшы азык-төлеккә «Безнең бренд» бәйгесе булды. Бәйге 11 номинациядә үтте, анда катнашу өчен 52 гариза бирелде. Җиңүчеләр алтын, көмеш, бронза медальләр һәм I, II һәм III дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнде. «Үзәк» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының Чишмә предприятиесе I дәрәҗә дипломга лаек булды.
– «Безнең бренд» азык-төлек ярминкәсенә сыер һәм кош итеннән ярымфабрикатлар, туңдырылган кара миләш, кара карлыган, бакча җиләге, чия, шулай ук кайнатмалар һәм компотлар алып бардык, – диде «Туклану үзәге» җәмгыятенең башкарма директоры Энҗе Әхмәдуллина.
Бәйгедә җиңүче оешмаларның үзләрендә җитештерелгән азык-төлекне маркировкалаганда бүләк логотибын куллану хокукы бар. «Туклану үзәге» продукциясе әлегә кибетләрдә сатылмый, әмма аларны өйгә китереп бирү хезмәте оештырылган.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ярминкәдә Рәсәйнең 19 төбәгеннән йөздән артык компания – крестьян-фермер хуҗалыклар, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары, шәхси малтабарлар үз продукцияләрен тәкъдим итте.
Ярминкәдә «Башкортстан азык-төлеге» проекты дипломантлары да актив катнашты. Әлеге вакытта республика кибетләрендә үз продукцияләре белән сәүдә итүче 500 җитештерүченең азык-төлеге әлеге билге белән маркировкалана.
«Безнең бренд» бәйгесенә сөт һәм кондитер ризыклары, ит һәм казылык, ярымфабрикатлар, сырлар тәкъдим ителде. Ярминкәгә килүчеләр шулай ук экологик чиста азык-төлек, бал һәм төрле эчемлекләр җитештерүчеләр белән таныша алдылар.
Читайте нас