Чишмэ
-25 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
3 декабрь 2020, 16:20

«Каз өмәсе» – авыл тормышының бер бизәге

Ноябрь аенда авылларда «Каз өмәләре» башлана.Ул элек-электән ярдәмгә күршеләрне, туганнарны һәм якыннарны чакырып, күмәкләшеп башкарыла торган эш.

Күп авылларда, шул исәптән Калмашта да халыкның үзара ярдәмләшеп яшәвен, авылдашлар арасындагы мөнәсәбәтләрнең яхшы булуын, кунакчыллыкны гәүдәләндергән борынгы гореф-гадәт ул.
– Марсель, казларыңны әйбәт ашаткансың, тавышлары көр чыга! – дип шаярттылар Марсель Фазлыәхмәтовка өмәгә килгән авылдашлары.
– Бик күп тә күренәләр! Көч җитәр микән? – дип икеләнде икенче бер күршесе.
Марсель быел хуҗалыгында 100 каз үстергән. Тырыш хуҗаның шулай ук атлары, сыерлары, сарыклары һәм үрдәкләре дә бар. Казлар үстерү белән ул биш ел шөгыльләнә.
– Гадәттә, тәүлеклек каз бәбкәләре сатып алам, әмма быел бер айлыкны алырга туры килде, – диде Марсель. – Кыенлыгы юк дисәң дә була. Иренмәскә генә кирәк. Тырыш кеше барысын да булдыра. Каз асрау – табышлы шөгыль. Алар җәй буе чирәмдә йөреп туклана, итенең бәясе дә кыйммәт – килосы 450 сумнан. Минем үз сатып алучыларым бар. Алар өчен махсус рейн токымлы казлар үстерәм, аларның ите мул, тәмле, мае да бик күп булмый. Бу казлар тиз үсүе белән аерылып тора. Бик зур да түгелләр, шуңа күрә сатып алырга теләүчеләр дә табыла, чөнки бәйрәмнәрдә, бигрәк тә Яңа елда духовкада пешерү өчен уңайлы. Бәлеш пешерү өчен эч-башларын да сатабыз, ә мамыгыннан мендәр, хәтта ястыклар ясыйбыз. Берничә ел элек синтепон мендәрләр модада булса, хәзер каз мамыгыннан ясалган мендәрләргә ихтыяҗ артты.
Ястык-мендәрсез йортның яме дә юк. Элек-электән улың өйләнгәндә яки кызың кияүгә чыкканда бирнәгә каз мамыгы тутырып ясалган мендәрләр биргәннәр һәм кодаларга күчтәнәчкә пар каз алып барганнар.
Каз өмәсе иртәдән үк башланды. Халык күп булса да, ыгы-зыгы булмады, һәркем үз эшен белеп башкарды. Ирләр каз чалды, канат астындагы «хәрәм каурыйларны» йолкыды. Каз итенең тәме кем чалуга да бәйле, шуңа күрә бу эшне белгән кешегә генә ышанып тапшыралар.
– Чалганнан соң казларның муенын җеп белән бәйлибез, аякларын калдырабыз, чөнки парлаганда уңайлы була. Парлап алгач йолкучыларга бирәбез, – дип аңлатты Рамилә Вәлиева.
Каз мамыгын җәйге кухняда йолыктылар, биредә шаярту-көлү тавышлары тынып тормады, әмма бу тәҗрибәле хатын-кызларга эшне тиз арада башкарып чыгарга комачауламады.
– Каз өмәләренә бик теләп киләбез. Марсель үзе дә беркайчан ярдәмнән баш тартмый, – диде Венера Карачурина.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хуҗа мал табибы булып эшли, терлекләрнең, шул исәптән кош-кортларның да сәламәтлеген күзәтеп тора һәм ветеринария хезмәтенең барлык күрсәтмәләрен үти.
– Кош гриппы белән бәйле гадәттән тыш хәл игълан ителүгә каз-үрдәкләрне тышка чыгармыйча асрадым, – диде Марсель.
Каз өмәсе – авыл тормышының бер бизәге, ул күмәкләп башкарылган эш, шул ук вакытта бер-берең белән аралашу һәм үзенә күрә күңел ачу чарасы да булып тора, чөнки соңгы вакытта аралашулар да сирәгәйде бит...
Читайте нас