Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
1 декабрь 2020, 13:27
Декабрьгә халык сынамышлары
Менә бу елның соңгы, ә кышның беренче ае - декабрь дә башланды.Сезнең игътибарга декабрь аеның ун көненә сынамышлар тәкъдим итәбез.
1 декабрь – әгәр кышның беренче көнендә кара карга күрсәгез, кыш җылы булыр. 2 декабрь – аяз һава кышның салкын килүе турында сөйли. Әгәр бу көнне кар төшсә, гыйнварга кадәр чатнама суыклар көтмәгез. 3 декабрь көнне кар яуса, 3 июньдә көчле яңгыр явар. Әгәр киресенчә булса, җәй иртә килер. 4 декабрь – күктә күп санлы болытлар күренсә, тиздән суытачак. Буран – җылы һәм карсыз кыш башлануы турында сөйли. 5 декабрь көнне көчле суык булса, димәк, тиздән, бураннар башланыр. 6 декабрь көнне кар төшсә, суыклар көтегез. Әгәр бу көнне җепшек икән, Яңа елга кадәр кыш җитмәс. 7 декабрь күктә йолдызлар аермачык янып торса, һава торышы кинәт үзгәрер. Әгәр бу көнне йолдызлар атылса, кышын кар әз явар, ә мартта көчле суыклар килер. 8 декабрь көнне морҗадан чыккан төтенгә игътибар итәләр. Әгәр ул өскә күтәрелсә, тиздән кар явар. Таралып китсә, җилле булыр. 9 декабрь – әгәр бу көнне болытлар җиргә салынып торса, тиздән суыклар җитәр. 10 декабрь көнне эт һәм песиләр үзләрен гадәттәгедән тынычрак тотса, каты суык һәм буран көтегез.
Фото һәм чыгынак: https://yandex.ru/images/search;
http://sahne.ru/news
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"