Һәм бу кайбер җитәкчеләр, һәм «элекке кебек» яшәвен дәвам итүче аңсыз гражданнар кабул иткәнчә, чираттагы формаль язу түгел. Указны үтәүгә Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары да кушылды, алар шәһәрләргә һәм авылларга барып, коронавирус таралуга юл куймау, битлек режимын саклау буенча санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлешен тикшерә.
25 ноябрьдә безнең районга чираттагы тапкыр эш сәфәре белән БР Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов килде. Чишмә муниципаль район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров һәм районның башка вәкилләре белән бергә ул спорт һәм янгын хәвефсезлеге объектларында булды. Тәүдә алар «Чишмә» спорт-савыктыру комплексына бардылар. Бирегә килеп кергәч тә һәркемгә термометрия үтәргә тәкъдим ителде, бахиллар бирелде. Спорт-савыктыру комплексы директоры Сергей Балуев комплекс буенча экскурсия үткәрде, бассейнда, җиңел атлетика, каратэ секцияләрендә дәресләр ничек баруын күрсәтте, инфекция таралуын булдырмау өчен нинди чаралар күрелүе турында сөйләде. Ирек Хәйривәри улы хезмәткәрләр белән генә түгел, биредә шөгыльләнүче балалар белән дә аралашты.
ЗАГС бүлегендә ул никахларны теркәү шартлары белән танышты, аның директоры Альфира Мохкуловадан туучылар саны арту турында кызыксынды.
Ленин паркында урнашкан ГТО мәйданчыгында спорт тренажерларын карады, биредә балалар һәм өлкәннәр белән җанлы әңгәмә үтте, спорт мәйданчыгын яхшырту өчен тәкъдимнәр кертелде.
Безнең төркем шулай ук хәрби комиссариатка, 95нче янгын сүндерү частена барып, әлеге оешмаларның эше, ковид таралуны кисәтү өчен күрелгән чаралар белән танышты. Хакимият башлыгы Ришат Мансуров теге яки бу мәсьәләләр буенча аңлатмалар биреп кенә калмыйча, оешмалар җитәкчеләре хәбәр иткән мәгълүматны да тулыландырды, бу аның барлык мәсьәләләр буенча хәбәрдар булуын күрсәтте.
Бу көнне шулай ук хәрби низагларда катнашкан яугир-чишмәлеләр хөрмәтенә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салу тантанасы да булды.
Ирек Сәгыйтов гәзит хәбәрчесенең республика Башлыгы указын үтәү буенча чишмәлеләрнең эшен ничек бәяләве турындагы соравына болай дип җавап бирде: «Без булган һәр оешмада курслар үтеп сертификат алган ковид инспекторлар эшли, карантин чаралар үтәлә.
Бу эштә җитәкчеләргә хезмәт кешеләре, үсеп килүче буын турында кайгыртуның мөһимлеген җиткерә алган район хакимиятенең роле зур, дип уйлыйм. Әмма әлеге Указны үтәүгә генә тукталып калырга ярамый. Кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге турында һәръяклап кайгыртучанлык күрсәтергә кирәк. «Юка боз» кисәтү операциясен генә алыйк. Кышкы экстрим яратучылар – балыкчылар, чана белән текә ярдан шуарга, юка боз өстендә тимераякта йөрергә яраткан күпме кеше һәлак була бит. Кешеләргә елга өстендәге бозның ныклап катып бетүен, калынлыгы ун сантиметрга булса да җитүен көтәргә кирәклеге турында туктаусыз аңлатып тору мөһим. Һәм бу эш – моның өчен җаваплы кешеләрнең бурычы».