Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 ноябрь 2020, 14:19

Ә сез беләсезме?

18 ноябрьдә барыбыз да яраткан әкият герое – Кыш бабай үзенең туган көнен билгеләп үтте.

Нәкъ менә шул көнне аның Бөек Устюгта урнашкан биләмәсендә чын кыш, салкыннар башлана, дип санала. Аның төгәл яшен беркем дә белми, фаразлау буенча аңа 2000 яшьтән артык. Менә шундый ул, Кыш бабай, ә элекке заманнарда ул төрле образлар белән: тәүдә көнчыгыш-славян халкында суык иясе Трескун, ә соңрак әкият персонажы Морозко яки Мороз Иванович буларак билгеле.
Ә сез Кыш бабайның башка телләрдә ничек яңгыравын беләсезме? Мәсәлән, безнең Кыш бабайның Германиядәге коллегасының исеме – Вайнахтсман яки Раштуа бабае. Ул киң күңелле, озын ак сакаллы, кызыл тунлы шаян карт.
Балалар аның килүен көтеп өстәлгә бүләкләр салу өчен зур тәлинкә куялар, Кыш бабайның ишәгенә ашату өчен үзләренең аяк киемнәренә печән салалар.
Кыш бабайның Грециядәге ярдәмчесенең исеме – Изге Василий, Венгриядә – Никалауш, Колумбиядә – Паскуале, мөселман илләрендә – Хызыр Ильяс, Якутиядә – Эхээ Дьыл, ә Үзбәкстанда аны Кербобо дип атыйлар. Африкада да Кыш бабай бар, әмма халык аны Эссе бабай дип атый.
Кыш бабайның Финляндиядәге дусты – Йоулупукки, ул хатыны Муори белән Корвантунтура тавында яши. Ә менә Чехиядә һәм Словакиядә аның иң тыйнак коллегасы – Ежичек яши, чөнки аны беркем дә күрми һәм аның килүе турында кыңгырау тавышы хәбәр итә. Америка бабае белән барысы да таныштыр, дип уйлыйбыз. Аның исеме – Санта Клаус.
Ә Норвегиядә андый тылсымчы юк, аның ролен кечкенә йорт ияләре башкара, аларның исеме – Ниссе. Алар баллы ризыклар ярата, шуңа күрә балаларга алар өчен зур өстәл әзерләргә кирәк, бу озак көтелгән бүләкне алырга ярдәм итәчәк, дип санала.
Читайте нас