Чишмэ
+16 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
29 Ноября 2020, 12:20

Башкортстанда Ковидка каршы ситуация үзәге эшли башлады. Ул кешеләргә ничек ярдәм итәчәк?

Республика дәваханәләре һәм поликлиникалары, медицина ярдәменә мохтаҗ кешеләрдән шалтыратулар күп булу сәбәпле, гаять киеренке режимда эшләргә мәҗбүр.

«Безнең кешеләрнең шалтыратулары кайчагында дәвалау учреждениеләренә барып җитә алмый. Алар гади генә мәгълүматны ала алмый интегә. Әлеге вакытта рөхсәт ителгәнчә, өйдән чыкмый гына «больничный» кәгазе тутырта алмый. Анализ нәтиҗәләре һәм башкалар турында мәгълүмат ала алмый. Кыскасы, сәламәтлек саклауга кагылышлы мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләр саны сизелерлек артты», – дип язды үз блогында республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Кешеләргә ярдәм итү максатында, республика Башлыгы башлангычы белән «Торатау» Конгресс-холлында Ковидка каршы ситуацион үзәк эшли башлады. Асылда, бу – зур колл-үзәк, анда операторлар, табиблар, медицина университеты укытучылары килгән сорауларга җавап бирәләр, табибны өйгә чакыртырга яки «больничный» кәгазьләрен рәсмиләштерергә булышалар. Кешеләр өчен боларның барысы да бушлай.
– Заман афәтенә каршы көрәшкә алынгач, җиңүгә кадәр көрәшергә кирәк. Халык поликлиникаларның безнең ярдәмнән башка эшли алуларына ышанганчы эшләячәкбез. Минем уйлавымча, без эшне кешеләр сәламәтләнә, прививка ясала башлаганга, антитәнчекләр барлыкка килгәнгә кадәр дәвам итәчәкбез. Бу якынча апрель-май айлары булыр мөгаен, – ди Ситуацион үзәкнең кураторы, республикада танылган һәм хөрмәтле табиб Римма Үтәшева.
Үзәкнең эш режимы 8дән 20 сәгатькә кадәр. Телефон номеры бөтен республика өчен бер: +7 (347) 218-19-19. Шалтыратулар өчен Уфадагы гадәти шәһәр номерына кебек хак алына.
Тикшеренүләр шуны күрсәтә: кешеләрне, нигездә, бер үк проблемалар борчый. Ситуация үзәге хезмәткәрләре иң актуаль сорауларга җаваплар әзерләде һәм безнең белән уртаклашты.
COVID-19га анализны кайда тапшырырга мөмкин?
Әгәр сездә симптомнар юк, ә белешмә кирәк икән, мәсәлән, ялдан кайткач, сез ПЦР анализын түбәндәге клиникаларда тапшыра аласыз:
1. «Медиалаб» – 7-937-309-46-84, (347) 262-73-77
2. «Лорак» лаборатория диагностикасы үзәге – (347) 244-55-50, (347) 244-55-60
3. «МЕГА» медицина үзәге – 8-800-234-70-70
4. «Лаборатория» тикшеренү үзәге – (347) 200-81-71
5. «Медицина тикшеренүләре үзәге» – (347) 216-22-33
6. «Медсервис» (Салават шәһәре) – 8-800-250-32-90
7. «Башкортстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге»:
Уфа – (347) 287-29-45
Күмертау – (34761) 4-38-85
Туймазы – (34782) 7-25-96
Стәрлетамак – (3473) 43-68-00
Әгәр сездә авыру билгеләре бар икән, яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итегез, терапевт сезгә юллама бирәчәк. Дәүләт медицина учреждениеләрендә юллама буенча тестлар бушлай үткәрелә. Әгәр кешенең температурасы югары булса яки авыру аркасында ул хәрәкәт итә алмаса (инсульт, паралич һ. б.), анализны аның өендә алырга мөмкиннәр.
Коронавируска анализ борын һәм авыз куышлыгыннан алына. Бу процедура алдыннан ике сәгать тешләрне чистартырга, тәмәке тартырга, ашарга һәм вируска каршы препаратлар кабул итәргә ярамый.
Табибка ничек язылырга?
- 1301 телефоны буенча. Шәһәр һәм кесә телефоныннан шалтыратырга мөмкин;
- үз поликлиникаңның регистратурасы телефоны буенча;
- www.doctor.bashkortostan.ru «Доктор Башкортостан» сайты аша;
- www.gosuslugi.ru «Дәүләт хезмәтләре» сайты аша;
- шәхсән поликлиниканың регистратурасына килеп;
- поликлиникалар һәм дәваханәләр холлында электрон терминаллар аша.
Ковидка тестның нәтиҗәләрен ничек һәм кайчан белеп була?
Дәүләт клиникаларында эшләнгән коронавируска тест нәтиҗәләре, гадәттә, 48 сәгать эчендә әзер була, барысы да лабораториядәге йөкләнешкә бәйле. Чәршәмбе көнне үткән Хөкүмәт киңәшмәсендә Президент Владимир Путин срокларны тизләтергә кушты.
Нәтиҗәләрне поликлиникада – үз табибыңнан, республиканың Бердәм медицина порталында онлайн белешергә була. Интернеттагы doctor.bashkortostan.ru адресы яисә «К-Врачу» мобиль кушымтасы аша.
Алгоритм шундый: сайтка «Дәүләт хезмәтләре» аша керәбез, «Медицина картасы» вкладкасын ачабыз, «Тарих» битен сайлыйбыз. Сезнең барлык анализлар да шунда саклана.
Әгәр минем тест нәтиҗәләре уңай булса, якыннарыма анализ бирергә кирәкме?
Күптән түгел яңа кагыйдәләр үз көченә керде, алар нигезендә, әгәр гаиләдә кем дә булса авырып китсә, сез ике атналык үзизоляциягә китәргә тиеш. Әмма тестны авыру билгеләре булган очракта гына тапшырырга кирәк.
Бушлай дарулар кемнәргә тиеш һәм аларны ничек алырга?
Яңа коронавирус инфекциясе (шул исәптән вируслы пневмония) расланган яки ихтимал булган очракта барлык гражданнар да бушлай дарулар алу хокукына ия. Алар:
- Амбулатор шартларда, ягъни өйдә дәваланучылар. Диагнозны поликлиника, ашыгыч медицина ярдәме һәм стационарның кабул итү бүлеге табибы билгеләргә тиеш;
- 2020 елның 16 ноябреннән соң авыручылар (указ шушы көнне үз көченә керде). Ягъни, әгәр сезгә диагнозны 15 ноябрьдә һәм элегрәк куйган булсалар, бушлай препаратларга дәгъва итә алмыйсыз. COVID-19ны дәвалап бетерү өчен сезгә дару препаратлары каралмаган.
Дарулар пакеты бирү турындагы карарны поликлиника табибы (участок табибы яки кичектергесез ярдәм бүлеге табибы) кабул итә. Җыелмага күрсәткечләр буенча вируска каршы препаратларның берсе (Фавипиравир, Гидроксихлорохин яки Умифеновир), температураны төшерә торган (Парацетамол) һәм схемалар нигезендә башка препаратлар керә. Аларның барысы да һәр кешегә шәхсән билгеләнә. Даруларны сезгә табиб караганнан соң 24 сәгатьтән дә соңга калмыйча алып килергә тиешләр. Даруларны китерү белән медицина хезмәткәрләре, шулай ук «Безнең хәстәрлек» үзәге волонтерлары, медицина колледжларының волонтерлык үзәкләре, БДМУ, башка белем бирү учреждениеләре, «Бердәм Рәсәй» партиясенең республика оешмасы волонтер-медиклары шөгыльләнә.
Шунысы мөһим: препаратларны ябылмаган тартмада бирәләр! Эчендә сезнең ризалык бирүегез турында мәгълүмат һәм опись булачак.
Мин компьютер томографиясенә эләгә алмыйм. Нәрсә эшләргә?
Компьютер томографиясе – организмның нурланыш алуы белән бәйле катлаулы процедура, шуңа күрә ул табиб күрсәтмәсе булган очракта гына үткәрелә. Пневмонияне диагностикалау өчен күкрәк читлеге рентгенын ясарга була. Бу шулай ук нәтиҗәле һәм хәвефсезрәк тә.
Ярдәм сорап тагын кая шалтыратырга мөмкин?
«Бердәм Рәсәй» партиясенең «Безнең хәстәрлек» волонтерлык үзәге: 8-800-201-89-03.
Табибны чакыру өчен бердәм номер: 1301.
Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының кайнар линиясе: 8 (347) 286-58-27, 279-91-20.
Читайте нас