Чишмэ
-2 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 ноябрь 2020, 17:24

Маллар кышлату – җаваплы чор

Район хуҗалыкларында катлаулы һәм җаваплы булганмаллар кышлату чоры башланды. Терлекчелек продукциясен җитештерү буенча төп күрсәткечләрнең үтәлеше аның уңышлы үтүенә бәйле.

«Башкир-агроинвест» җәмгыятенең Бишкәҗә фермасында дүрт айдан алты һәм алты айдан 12 айга кадәр яшь малларны үстерү һәм симертү белән шөгыльләнәләр. Терлекләрне үстерү технологиясенең үзенчәлеге – бозауларны бу фермага ел әйләнәсенә китерүдә һәм бер төрле яшьтәге маллар көтүе оештыруда. Әлеге вакытта биредә 450 баштан артык мал бар. Ферма белән тәҗрибәле мөдир Рамил Яхин җитәкчелек итә. Яшь маллар ике корпуста асрала. Коллективта нибары сигез кеше эшли, ике корпуста малларны өчәр терлекче карый.
Мал азыгын трактор арбасы белән китерәләр, мөдир тиздән мал азыгы тарату өчен «Хозяин» агрегаты кайтарылачагы турында хәбәр итте.
Әгъләм Мәмлиев белән Фәһим Әхмәтдинов озак еллар терлекче булып эшлиләр.
– Алар иртәнге биштән фермада, үз эшләренә җаваплы карыйлар, һәрвакыт алдынгы хезмәткәрләр булдылар, – диде алар турында ферма мөдире Рамил Яхин. – Калган тер-лекчеләрнең яше кырыкка да җитмәгән. Раил Гафаров, Илдар Гәрәев, Альберт Якупов һәм Вячеслав Вәлиев үз эшләрен белеп башкаралар.
Мал азыгы җитәрлек күләмдә әзерләнгән, терлекләрнең сәламәтлеге, алынган продукциянең күләме һәм сыйфаты ашатуга бәйле. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 1200 тонна силос һәм 400 тонна печән әзерләгән. Хуҗалыклар фураж белән тулысынча тәэмин ителгән, салам да җитәрлек күләмдә.
Биредә түләмә, котыру, бруцеллез һәм лейкоз кебек йогышлы авырулар-ны булдырмау өчен эпизоотик иминлекне тәэмин итү мөһимлеген яхшы аңлыйлар. Малларның авыруына юл куймау буенча беренче чираттагы бурычлар – вакытында вакцинацияләү һәм дезинфекцияләү. Хуҗалыкта бу эш белән веттабиб Илмир Каюмов шөгыльләнә.
Без килгән көнне малларның авырлыгын үлчиләр иде.
– Һәр айның 20сендә бозауларны үлчибез, күрсәткечләр яхшы гына. Тәүлегенә кимендә 700 грамм артым алуга ирешәбез. Үсүләре тоткарланса, витаминнар бирәбез. Вакцинацияләү тәмамланды, – диде веттабиб.
Бу катлаулы чорда терлекчеләр өчен яхшы эш шартлары булдырылган. Һәркем буш вакытында ял итә һәм махсус бүлмәгә кереп җылынып чыга ала, анда микродулкынлы мич һәм электр чәйнек бар. Чөнки малларны имин кышлату терлекчеләрнең тырышлыгына һәм эшкә сәләтлелегенә бәйле.
Читайте нас