Чишмэ
-8 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
25 ноябрь 2020, 17:12

Өйдә авырсаң, бушлай дару ал

17 ноябрьдә республикада ковид чиреннән өйдә дәваланучылар өчен бушлай дару препаратлары бирелә башлады. Чишмәлеләргә бушлай дарулар бармы?

– Коронавирус белән авыручыларны бушлай дарулар белән тәэмин итү турындагы боерык үз көченә керде, – дип аңлатты Чишмә үзәк район дәваханәсе поликлиникасының терапия бүлеге мөдире вазифасын башкаручы Резеда Еникәева. – Бу дарулар коронавирус чире лабораториядә расланган пациентларга гына биреләчәк. Без соңгы өч айга анализ ясап, «Башфармация»гә дарулар алу өчен гариза бирдек, чөнки ул авыручылар санын тикшерү нигезендә гамәлгә ашырыла, тик әлегә безнең Чишмә районы дәваханәсенә дару препаратлары тулы күләмдә түгел, өлешчә генә кайтарылды. Дәваханә буенча өч медицина хезмәткәреннән торган эпидбригада булдырылды. Анда табиб һәм ике шәфкать туташы эшли, шуларның берсе авыруларның йортларына барып дару препаратлары таратачак.
19 ноябрьдә эпидемиологик хәл буенча киңәшмә үтте, анда Чишмә үзәк район дәваханәсенең баш табибы Камил Яппаров болай диде:
– Бүгенге көннән бушлай дарулар өләшә башладык. Барлык документларны рәсмиләштердек, журналга терки барабыз, чөнки бу препаратлар буенча отчет бирәсе бар. Һәр пациент даруны кул куеп алырга тиеш. Аны чирнең авыр һәм уртача формасы, шул исәптән вируслы пневмония белән авыручылар алачак. Дарулар бушлай, әмма дәвалаучы табиб – участок терапевты рецепты буенча гына биреләчәк. Препаратларның бердәм исемлеге юк – барысы да кешенең хәленә, чирнең ничек узуына, башка авырулары булуына карап билгеләнә. Дарулар кабул итүне табиб контрольдә тотачак. Әлеге вакытта вируска каршы препаратлар, антибиотиклар, антикоагулянтлар, температураны төшерүче дарулар бар.
Исегезгә төшерәбез, республика бу максатларга 150 миллион сумнан артык акча алды (19 мең пациент өчен ярдәм). Вируска каршы препаратлар – 1100, антибиотиклар якынча ике мең кешегә исәпләнгән. «Башфармация» складларына амбулатор пациентларга коронавирус чирен дәвалау өчен федераль акчага алынган тәүге препаратлар кайтарылды.
Бер айда COVID-19 белән авыруы расланган биш меңләп пациентны дарулар белән тәэмин итү планлаштырыла.
Читайте нас