Чишмэ
-14 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
23 ноябрь 2020, 16:53

Ковидка каршы үзәктә ярдәм итәләр

Республикада Ковидка каршы ситуация үзәге булдырылды

Башкортстанда яшәүчеләр анда шалтыратып коронавирусны дәвалау буенча дистанцион консультация, бушлай дарулар алу тәртибен ачыклый һәм башка сорауларга җавап таба ала.
Операторлар шулай ук эшкә яраксызлык язуын (больничный) алганда яки медицина күрсәткечләре буенча дәваханәгә ятканда ярдәм итәчәкләр. Шалтырату көн саен иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр 8 (347) 218-19-19 телефоны буенча кабул ителә.
Үзәктә операторлардан һәм волонтерлардан тыш, Башкорт дәүләт медицина университеты профессорлары һәм доцентлары, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Федераль медицина оешмалары – Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт, Рәсәй сәламәтлек күзәтчелеге, Гигиена һәм эпидемиология үзәге белгечләре эшли.
Координаторы – БР Дәүләт җыелышы – Корылтайның сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет рәисе урынбасары Римма Утяшева.
– Безнең халык тап булган зур проблемаларның берсе – кайчагында ашыгыч ярдәм хезмәтенә, дәваханәгә, поликлиникага шалтыратып та җавап алалмау.
Өйдән чыкмыйча гади генә мәгълүмат, больничный алалмыйлар. Анализ нәтиҗәләрен беләлмиләр. Гамәлдәге мәгълүмати схемалар бу проблеманы хәл итә алмый, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Аның сүзләренә караганда, халык телефон аша мәгълүмат һәм экспертлар фикерен белә алсын өчен аерым структура булдырырга кирәк иде. Төбәк Башлыгы әлеге үзәк кешеләрнең мөрәҗәгатен киметергә ярдәм итәр, дигән ышаныч белдерде.
– Чөнки кешеләргә еш кына дөрес һәм квалификацияле итеп аңлатып бирү яки кайдан ярдәм сорарга киңәш итү дә җитә, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Республика Хөкүмәтендә атналык оператив киңәшмә барышында БР Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин коронавирус чирен дәвалау өчен бушлай дарулар бирү турында сөйләде. Исегезгә төшерәбез, Рәсәй Хөкүмәте Башкортстанга бу максатка 150 миллион сумнан артык акча бирде, ул якынча 19 мең кешене медикаментлар белән тәэмин итүгә исәпләнгән.
– Авырулар санын исәпкә алып, без ай саен COVID-19 белән авырган 5 меңләп пациентны дарулар белән тәэмин итәргә планлаштырабыз. Авыр һәм урта формада, шул исәптән вируслы пневмония белән авыручы кешеләргә күбрәк өстенлек биреләчәк, – диде Максим Забелин.
«Башфармация» складларына йортта амбулатор дәвалану өчен федераль акчага алынган тәүге препаратлар кайтарылды.
Медикаментлар табиб дару билгеләгәннән соң өйдә дәвалану өчен биреләчәк. Пациентларга аларны сәламәтлек саклау учреждениеләре вәкилләре яки волонтерлар китереп бирәчәк.
Фото: «Башинформ» МА, Валерий Шахов
Читайте нас