Чишмэ
-25 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
23 ноябрь 2020, 12:47

Башкортстанда кош гриппы хәвефенә бәйле нәрсәләрне белү зарур?

2020 ел көтелмәгән хәвефләр белән янавын дәвам итә.

Республика чигендә, Бакалы районыннан берничә чакрым ераклыкта гына, кош гриппы белән авыру очрагы теркәлгән.
Беренче тапкыр республика территориясе югары патоген кош гриппы янаган зонага керде. Идел буе һәм Урал федераль округларында бу авыруга бәйле хәл бик киеренке тора.
Нәрсә ул кош гриппы?
Кош гриппы – кошларның кискен йогышлы авыруы, кискен бизгәк синдромы, үпкәләрнең зарарлануы һәм югары үлем күрсәткече белән билгеләнә. Авыруны төп таратучылар – кыргый кошлар, шулай ук, чыпчыклар, каргалар, күгәрченнәр. Чирне алар тизәк, азык яки су аша, шулай ук инфекцияле кош белән турыдан-туры элемтә вакытында йоктыра.
Авыру кошларның барысы да диярлек – тавыклар, казлар, үрдәкләр – үләләр. Йорт кошлары күпләп үлү сәбәпле, кош гриппын «тавык чумасы» һәм «тавыктагы Эбола бизгәге» дип тә атыйлар.
Симптомнары түбәндәгечә: кошлар әкрен хәрәкәт итә, йомырканы аз сала, суны күп эчә, йоннары туза, каркылдык тавышлар чыгаралар, башларын артка ташлыйлар, кикрикләре зәңгәрләнә, күз алмалары тоныклана, эчләре йомшара, көзән җыеру барлыкка килә. Авыру өч тәүлектән өч атнага кадәр дәвам итә.
Вирус кош-корттан кешегә күчәргә дә мөмкин. Бу хакта беренче тапкыр 1997 елда Гонконгта инфекция кабынган вакытта билгеле булды. Аннан соңгы елларда Азиядән кош гриппы, миллионлаган очракларга җитеп, Европага һәм Африкага таралды. Шуңа күрә хәвеф төркеменә, беренче чиратта, кош фермалары хезмәткәрләре, зоотехниклар, ветеринарлар эләгә. Вирусның кешедән кешегә күчү очраклары теркәлмәгән.
Ул нинди куркыныч белән яный?
Бу икътисадка (димәк, эш урыннарына һәм хезмәт хакына) зур зыян китерә. Безнең республикада кошчылык тармагы актив үсеш алган. Кош-корт саны 13,5 миллион баш тәшкил итә, шул исәптән 4 миллион баш кош-корт шәхси ярдәмче хуҗалыкларда асрала, 13 кошчылык фабрикасы эшли. Ана-су кошлары саны буенча без – лидерлар. Бездә үрдәк үстерү буенча Рәсәйдә бердәнбер «племрепродуктор» эшли. Күптән түгел генә банкротлыктан соң 850 мең баш күркә үстерүгә исәпләнгән куәтле комплекс эшли башлады. Продукция республика кибетләренә генә түгел, Рәсәйнең барлык төбәкләренә һәм чит илләргә дә озатыла.
Боларның барысына да хәзер хәвеф яный.
Республика Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов белдерүенчә, кош гриппының бер генә очрагы теркәлсә дә, Башкортстанның барлык территориясендә дә сизелерлек чикләүләр кертеләчәк.
– Бер генә йомырка да, бер генә бройлер түшкәсе дә читкә чыгарыла алмаячак. Кошчылык өчен бу тармакның тулы бөлгенлеккә төшүен аңлата. Бүген безнең төп бурыч – нинди генә хәл-шартларда да вирусның безнең территориягә үтеп керүенә юл куймау, – диде ул.
Моны ничек булдырмаска?
Иң нәтиҗәле чара – профилактика. Республика чикләрендә тикшерүләр, күчмә кошларны контрольдә тоту көчәйтеләчәк, фабрикаларда асралучы кошлардан һәм әзер продукциядән анализларны ешрак алачаклар.
Чирне булдырмый калу өчен көрәштә гади кешеләрнең дә активлык күрсәтүе мөһим. Моның өчен түбәндәгеләрне эшләү зарур:
– Бөтен йорт кошларын абзарларга ябарга, урамда йөртмәскә, сулыкларга чыгармаска. Бу кыргый кошлар белән контакт ихтималлыгын юкка чыгарачак. Ә иң яхшысы, суярга әзерләнгән кошны бүген үк суегыз.
– Билгесез җитештерүчеләрдән кош азыгы сатып алмагыз.
– Кош түшкәләрен һәм алардан эшләнгән әзер продукцияне законсыз базарлардан, кулдан, машинадан сатучылардан сатып алмагыз. Аларны барлык продукция ветеринар тикшерүен үткән кибетләрдән һәм рәсми базарлардан гына алырга мөмкин. Бөтен продукцияне, һичшиксез, яхшылап юыгыз һәм фәкать пешереп, кыздырып ашагыз. Югары температура вирусны үтерә.
– Әгәр сезнең яки күршеләрегезнең кошларында чир билгеләре күзәтелсә, ки-чекмәстән ветеринария хезмәтен чакыртыгыз. Белгечләр белән элемтәгә керү, сораулар бирү өчен 8-800-775-58-28 санлы кайнар линия телефонына шалтыратырга мөмкин. Шалтырату бушлай.
Шуны да белеп торыгыз: лаборатория тикшеренүләреннән соң «кош гриппы» диагнозы расланса, бөтен авылда кошны юк итәргә, территориядә карантин урнаштырырга, барлык корылмаларны дезинфекцияләргә туры киләчәк. Ә дәшми калганда, чирне яшергәндә, бу административ җаваплылык белән яный. Терлекләрнең кинәт үлүе яки бер үк вакытта күпләп авыруы турындагы мәгълүматларны яшергән өчен 100 мең сумга кадәр штраф каралган.
БЕЛЕШМӘ
Узган атна башына булган мәгълүматларга караганда, Рәсәйдә 11 төбәктә 75 имин булмаган пункт теркәлгән. Былтыр алар өч төбәктә бишәү генә булган. Омск өлкәсендә – 35, Курган өлкәсендә – 12, Татарстанда – дүрт, Чиләбе өлкәсендә дүрт торак пунктта кош гриппы теркәлгән.
СОРАУ-ҖАВАП
Ни өчен кошларга прививка ясарга ярамый?
Чыннан да, кош гриппы шактый яхшы өйрәнелгән һәм аннан вакцина уйлап табылган. Ун еллап элек, илдә беренче эпидемия вакытында, республикада берничә миллион кошка вакцина да ясадылар.
Эш менә нәрсәдә. Республиканың ветеринария идарәсендә аңлатуларынча, вакциналаштырылмаган кош ите күпкә сыйфатлырак санала. Икенче төрле әйткәндә, хәзер без «югары сорт» категориясендә торабыз, ә кошка прививка ясалса, аның ите «беренче» яки «икенче» сортлы гына булачак. Мондый иткә ихтыяҗ азрак һәм аның бәясе шактый түбән. Әгәр дә вакцинацияме яки бөтен баш санын юк итүме дигән сорау килеп басса, әлбәттә, беренчесен сайлаячаклар. Урыннарда чир кабыну вакытында вакциналаштыруга караганда кошны юк итү отышлырак.
Читайте нас