Чишмэ
-4 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
21 ноябрь 2020, 16:14
Сәламәт тәндә – сәламәт рух
Сәламәт яшәү рәвеше – күркәм гореф-гадәт, ул сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен даими үтәү дигән сүз.
Рәзилә Әхмәтшина, Караякуп авылы китапханәчесе
Караякуп авылында да сәламәт тормыш алып баручы гаиләләр байтак, әлеге башкорт авылының «Аек авыл» республика бәйгесендә катнашуы да шуның бер мисалы.
Фәнирә Сәетгали кызы һәм Салих Зөфәр улы Карагуловлар да сәламәт тормыш рәвеше алып баручылар.
– Сәламәтлек – бердәнбер кыйммәтле асыл таш; аның өчен вакытны да, көчне дә кызганмаска кирәк, – ди Фәнирә Сәетгали кызы.
Бу яклап алар балалары һәм оныкларына да үрнәк. Ике уллары, кызлары, киленнәре, кияүләре дә «Атадан күргән – ук юнган, анадан күргән – тун кискән» дигән мәкальне раслап, үз балаларына да сәламәт тормышның мөһимлеген күрсәтеп үстерәләр. Бу гаилә ял да итә белә, эшкә дә батыр. Эйе, алар чынлап та бар нәрсәгә дә өлгерә. Фәнирә Сәетгали кызы ел әйләнәсенә скандинавча йөрү белән шөгыльләнә. «Баштарак авыл халкы бу шөгылемә көлеп карый иде, соңрак берничә хатын-кыз үзләре дә миңа кушылдылар» – ди ул. Кышны сагынып көтеп алалар. Бакчадагы чаңгы юлыннан көн дә берничә тапкыр урамыйча күңелләре булмый. Ел әйләнәсенә балык тотарга да яраталар.
– Бу шөгыльне ир-атныкы гына дип уйлаучылар байтак, ләкин балык тоту күңел тынычлыгы бирә, уйларымны бер чылбырга тезеп, нәтиҗә ясау өчен шул шөгыльдән дә кулае юк, – ди Фәнирә апа.
Җәй көннәрендә дә бу тынгысыз гаиләнең үз гореф-гадәте бар: ел да Дим елгасында көймәдә йөрергә чыгалар. Урмандагы барлык җимеш-җиләктән авыз итеп, кышкылыкка җитәрлек дару үләннәре җыялар. Урманда ашарга яраклы нинди гөмбә бар, барысы да уңган гаиләнең өстәлендә. Быел күп итеп чикләвек тә җыйганнар. Моннан тыш, Карагуловлар бакча үстерә, күп итеп мал-туар, кош-корт асрый. Аларның йорт алды иртә яздан көзгә кадәр аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп авылга ямь биреп утыра.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"