Уфа – Инҗәр – Белорет трассасында гына да ел башыннан 19 кеше һәлак булган. Көз ахыры һәм кыш башы – машина йөртүчеләр өчен дә, җәяүлеләр өчен дә аеруча хәвефле чор. Өйгә исән-сау әйләнеп кайту өчен юлда хәвефләрне ничек киметергә? Түбәндә экспертларның моңа бәйле мөһим киңәшләрен тәкъдим итәбез.
Тәгәрмәчләрне кышкыга вакытында алыштырыгыз
Шиналар 4х4х4 формуласына туры килергә тиеш: дүрт елдан да озаграк файдаланмаска, дүрт тәгәрмәчтә дә бер үк төрле һәм сурәтле покрышкалар булырга, протектор тирәнлеге дүрт миллиметрдан да ким булмаска тиеш.
Әгәр сез яңа гына руль артына утырган водитель яки шәһәрдә яшәмисез икән, экспертлар липучкаларга түгел, ә шипларга өстенлек бирергә киңәш итә. Шиплы модельләр ышанычлырак, ә асфальт юлда идарә иткәндә аерылмыйлар диярлек.
Шулай ук автомобильне кышка әзерләү буенча мотлак чаралар исемлегендә – майны кышкыга, пыяла юдыргыч сыеклыкны, пыяла чистарткыч щеткасын алыштыру, аккумуляторны, двигательнең, каеш һәм патрубокларның төзеклеген тикшерү, клеммаларны чистарту.
Җылы куртканы һәм смартфонны читкә алып куегыз
Мичне тулы куәтенә кабызып, автомобильдә «мунча» ясамагыз. Бу реакцияне сизелерлек киметә, шулай ук сез тиз тирләячәксез, арыячаксыз һәм руль артында озак бара алмаячаксыз. Өске киемегезне һәм башлыгыгызны салып куегыз – алар күрү һәм ишетү мөмкинлеген киметә.
Куртка белән бергә телефоныгызны да читкә алып куегыз. Руль артында бернәрсә дә игътибарны читкә юнәлтергә тиеш түгел. Машинага идарә иткәндә телефоннан файдалану хәтта җәен дә хәвефле, юлларда авариягә юлыгу хәвефе күпкә зуррак булган кыш турында сөйлисе дә юк. Өстәвенә, телефоннан сөйләшкән өчен 1500 сум штраф та каралган. Куркыныч туган очракта тиз һәм төгәл эш итү өчен рульне һәрвакыт ике кул белән «унбиш минуттан өч» халәтендә тотыгыз.
Руль артына дөрес утырыгыз: арка төз, баш өскә күтәрелгән булсын, шулай иткәндә вестибуляр аппарат яхшырак эшли. Аяклар тездән мөмкин кадәр азрак бөкләнергә, тиз арада газдан тормозга күчерү өчен уң табан үкчәгә таянырга тиеш. Ярым яткан халәттә кулларны алга сузып идарә итү хәрәкәтләр координациясен һәм ориентацияне начарайта.
«Машинаны кышкы чорда йөртү» режимына күчегез
Күпчелек водительләр өчен машинаны кышын йөртү рәвеше җәйгесеннән аерыла. Юл-транспорт һәлакәтенә тару ихтималлыгын мөмкин кадәр киметер өчен берничә катлаулы булмаган киңәшне үтәргә кирәк.
– Һава торышы фаразында юлларда бозлавык, диләр икән, бу барлык юллар да боз белән капланган дигән сүз түгел әле. Кагыйдә буларак, бозлавык күперләрдә һәм эстакадаларда, урманга керү һәм чыгу урыннарында, ихаталарга керү юлларында, ачык стоянкаларда һәм светофорлар янында күзәтелә. Юл торышын тикшерү өчен зур булмаган тизлектә сак кына тормозга басыгыз. Әгәр дә машина акрынайса, димәк юл өслеге яхшы. Юк икән, тизлекне сизелерлек киметергә кирәк.
– Алдагы автомобильгә кадәр хәвефсез дистанцияне саклагыз. Сәгатенә 60 километр тизлектә бу – 30 метрга якын, 80 километр тизлектә 40 метрдан да ким түгел. Дистанция – водитель өчен хәвефсезлекнең төп гарантиясе. Автомобильгә якынрак килгән саен, юлны күрү мөмкинлеге чикләнә, ә хәвефсез хәрәкәт өчен иң мөһиме – юлны мөмкин кадәр ераграк күрә алу. Әгәр алдагы машина кинәт тормозга басса яки салулый башласа, аны урап узу яки тиз арада туктау өчен урын кирәк булачак, ә кыска дистанциядә маневр ясау өчен мондый мөмкинлек юк.
– Тайгак юлда һәм кар яуган вакытта тизлекне шактый киметегез һәм сул рәттән бармагыз. Контравария әзерлеге буенча инструкторлар гомумевропа кагыйдәсен үтәргә киңәш итә, ул болай яңгырый: «Кар яуганда тизлек күрү мөмкинлеге озынлыгыннан югарырак булырга тиеш түгел». Ягъни, әгәр максималь күрү мөмкинлеге
40 метр булса, тизлекне сәгатенә 40 километрдан арттырмау хәерле.
– Акыллы электроникага да тулысынча ышанмагыз. Әйе, бүгенге машиналарда хәрәкәт тотрыклылыгын тәэмин итүче электрон системалар бихисап һәм алар, чыннан да, хаталарны төзәтергә булыша. Тик бозлавыкта алар файдасыз диярлек, һәм аларга үз гомереңне һәм сәламәтлегеңне ышанып тапшыру, ким дигәндә, дуамаллык.
– Рульне салмак кына борыгыз. Газга да салмак кына басыгыз. Әгәр машинаның арткы өлеше туры участокта салуласа, аны рульне кискен һәм тиз рәвештә сулга һәм уңга борып тотрыкландырырга мөмкин.
Машина түбәсен кар яуган саен чистартыгыз
Бик иренсәгез дә, пыяланы, фараларны һәм фонарьларны чистарту белән генә чикләнмәгез. Машина түбәсен дә яхшылап чистартыгыз. Хәтта кечкенә генә кар кисәге дә авария хәлен булдырырга мөмкин. Түбә җылынган саен, кар эри һәм тормозга басканда ул кинәт алгы тәрәзәгә төшеп водительгә юлны каплый.
Яктылыкны чагылдыручы элементлары булган кием (курткада, рюкзакта) киегез, бу водительгә сезне тәүлекнең караңгы вакытында ерактан ук күрү мөмкинлеге бирәчәк. Закон буенча, сез караңгы вакытта юлны аркылы чыкканда, юл читеннән барганда һәм шәһәр янында яктылыкны чагылдыручы кием кияргә тиеш. Шулай да бу кагыйдәне һәрвакыт та да үтәү хәерлерәк. Яктылыкны чагылдыручы элементлар бик арзан тора, аны теләсә кайсы хуҗалык товарлары кибетендә сатып алырга мөмкин, аның каравы, ул гомерегезне һәм сәламәтлегегезне саклап калачак. «Буксовать» иткән машина янында тормагыз. Тәгәрмәч астыннан боз кисәкләре һәм ташлар очарга мөмкин. Ә иң мөһиме, машина көтмәгәндә баткан җирдән чыгып, теләсә кайсы якка ыргылырга мөмкин.