Чишмэ
-14 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
14 ноябрь 2020, 13:47

Башкортстанда ковид: пандемия кайчан тәмамлана?

Табиблар чаң суга: Башкортстанда коронавирусның икенче дулкыны котыра. «Ковид» диагнозы белән авыручылар саны унике меңгә җитеп килә.

Дарья Святохина
Коронавирус инфекциясе белән көн саен йөздән артык, ә дәваханәдән тыш пневмония белән ике йөздән артык кеше зарарлана. Шуңа да карамастан, халык санитар кагыйдәләрне тиешенчә үти, дип мактанырлык түгел. Ни өчен хәзер битлек кию һәм дистанция саклау аеруча мөһим? Башкортстанда яшәүчеләргә бу шартларда коронавирустан ничек сакланырга соң?
Һәм, ниһаять, пандемия кайчан тәмамланыр? Бу сорауларга медицина фәннәре докторы, профессор, БР Сәламәтлек сагы министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты, БДМУның йогышлы авырулар кафедрасы мөдире Дамир Вәлишин җавап бирә.
– Коронавирус сәбәпле килеп туган хәлләр турында сөйләгез әле.
– Йогышлы авырулар госпитальләре пациентлар белән шыгрым тулы. Апрель, май, июнь айларында госпитальләрдә буш урыннар булса да, хәзер «ковид» белән авыручылар өчен куелган койкалар буш тормый. Ни өчен халык шулай күп авырый? Чөнки кешеләр битлек киеп йөрү, транспортта һәм кибеттә социаль дистанция саклау кебек гади генә кагыйдәләрне үтәмиләр, кулларны йогышсызландыру чараларын файдаланмыйлар. Хәлләр җитди, әгәр халык моны аңламаса, тәртип арытаба да булмаса, проблема тагын да катлауланырга мөмкин. Кешеләр үз-үзләрен аямаса, туганнарын булса да сакларга тырышсыннар иде. Үзләре турында уйламасалар да, чир йоктырырга мөмкин булган якыннары – балалары, әти-әниләре, картәни-картәтиләре турында уйласыннар иде. Кешеләр хәзер күп нәрсәнең һәрберебезнең шәхси җаваплылыгына бәйле булуын һаман да аңлый алмый.
Пандемия үсешенең берничә сценарие бар – уңайлы сценарий гражданнар үзизоляциядә чакта иде. Ә хәзер, мондый тәртип булмаганда, хәлләр начар сценарий буенча барырга ихтимал. Барысы да гражданнарга, аларның белгечләр фикеренә ни дәрәҗәдә колак салуына бәйле. Бу турыда Башкортстан Башлыгы барлык киңәшмәләрдә дә сөйли. Хәлләр бик кискен һәм саклык чараларын үтәргә кирәк. Кешеләргә барып җитсен, ышансыннар өчен бу хакта тагын кем әйтергә тиеш?
– Әйдәгез, тагын бер кат чирне кисәтү ысуллары турында сөйләшик. Чир йоктырмас өчен нәрсә эшләргә, нинди кагыйдәләрне мәҗбүри тәртиптә үтәргә кирәк?
– Сүз инфекцияне һава-тамчы юлы белән йоктыру турында бара. Шуңа күрә өйдә утырабыз, мөмкин кадәр беркая да чыкмыйбыз, күңел ачу чараларына йөрмибез, кибетләргә, кафе, театрларга, кинотеатрларга, фитнес-клубларга, чәчтарашханәләргә сирәгрәк барабыз. Өйдә торган кеше чирдән саклана! Кая да булса барырга кирәк икән, битлек киябез. Куллар белән йөзебезгә кирәксә, кирәкмәсә дә кагылмыйбыз. Нинди булса да учреждениегә, кибеткә кереп чыкканнан соң кулларны санитайзер белән эшкәртәбез. Һәм, әлбәттә инде, 1,5 метр социаль дистанцияне саклыйбыз (кешеләргә якын килеп басмыйбыз), бу бик мөһим. Инфекция кешеләр бер-берсенә якын басып торган җирдә тарала.
– Кешеләр битлекне еш кына дөрес кими. Бу нәрсә белән яный?
– Битлек кию мәсьәләсе буенча, чыннан да, транспортка яки кибеткә керсәң, кайберәүләрнең битлеген борын астына, иягенә төшереп киюен яки маңгаена мендереп куюын күрергә мөмкин. Ләкин бу очракта бернинди саклану турында да сүз бара алмый! Битлек – ул шәхси саклану чарасы, һәм ул сулыш органнарын сакларга тиеш. Бу да безнең гражданлык позициясе, безнең аңлылык күрсәткече.
– Перчатка кию мәҗбүриме?
– Әгәр дә сез кулыгызны даими рәвештә санитайзер белән эшкәртәсез икән, шул җиткән. Чөнки перчатка кигән килеш теләсә кайда тотынып йөрүең, ә аннары шул ук перчаткалы кулларың белән битеңә кагылуың бар – бу очракта сез үзегезне чирдән саклый алмыйсыз.
– Башкортстан халкын чирнең нинди билгеләре сагайтырга тиеш? Табибны кайчан чакырырга кирәк?
– Чирләгән кешедә респиратор вируслы авыру билгеләре булса, моның ковид булырга мөмкин булуын күз уңында тотарга кирәк. Пандемия чоры икән, коронавирус булу ихтималы зур. Чирнең билгеләре турында күп әйтелде инде, бу югары температура, томау, тән сызлау, тамак авырту, шулай ук ис һәм тәм сизүне югалту. Гомумән алганда, коронавирус авыруы, гадәти салкын тиюгә караганда, авыррак уза. Шулай ук тамак кычытып тору, ютәл, тын кысылу, һава җитмәү һәм күкрәк читлегендә авырту күзәтелә.
– Әлеге вакытта Башкортстанда яшәүчеләрнең барсын диярлек кызыксындырган сорау – пандемия кайчан тәмамланыр?
– Күптән түгел минем кулыма Мәскәүдә математик модельләштерү оешмалары белгечләре тарафыннан эшләнгән бер математик фараз килеп эләкте. Бу модель нигезендә, коронавирус безнең белән, һәрхәлдә, тагын бер ел булачак әле. Һәм нибары 2021 ел ахырында гына авыручылар санының кимүе көтелә.
Хәзерге вакытта чирнең күбәюе күзәтелә. Авыручылар саны тагын да артачак. Максималь үсеш декабрь һәм гыйнвар айларына туры киләчәк. Аннары чир чигенә башларга тиеш.
Минемчә, ким дигәндә тагын бер ел, ә бәлки, ике ел буена шундый режимда яшәрбез дип уйлыйм. Һәм монда барысы да бездән, үзебезне ничек тотуыбыздан тора. Шуны аңларга кирәк: пациентлар агымы артканнан арта барса, бер генә медицина оешмасы да, бер генә сәламәтлек саклау учреждениесе дә моны җиңеп чыга алмаячак. Поликлиникалар яки ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлекләре бу кадәр халыкны кабул итеп тә, дәвалап та бетерә алмый.
– Танышларның берәрсе авырып китсә, аның белән күпме вакыт аралашмый торырга кирәк?
– Гамәлдәге кагыйдәләр буенча, авыру ике атна үзизоляциядә булырга тиеш. Әмма икенче яктан караганда, хәзер коронавирус белән авыручылар инфекцияне өч ай буе йоктырып йөрергә ихтимал, дигән яңа мәгълүматлар да бар. Шуңа күрә киңәш шундый: пандемия чорында кешеләр белән аралашуны мөмкин кадәр киметергә кирәк.
– Бу хәвефле чорда иммунитетны ничек күтәрергә була?
– Беренчедән, туйганчы йоклагыз. Сәламәт йокы бик мөһим. Кеше күп булмаган урыннарда саф һавада йөрегез. Икенчедән, витаминнарга бай ризыклар белән тукланыгыз. Һәм, ниһаять, төшенкелеккә бирелмәгез. Бездә халык шундый бит – коронавирус дип паникага бирелә, борчыла, тик шул ук вакытта битлек киеп йөрми һәм дистанция сакламый. Шул ук вакытта, паникага бирелеп, сез иммунитетка ярдәм итмисез. Организм өчен уңай хис-тойгылар мөһим. Борчылмагыз, сәламәт тормыш рәвеше алып барыгыз һәм эпидемиягә каршы барлык кагыйдәләрне үтәгез.
Читайте нас