Чишмэ
-14 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
11 ноябрь 2020, 13:30

Якыннарыңның сәламәтлеге – синең кулда

Республикада, шул исәптән Чишмә районында, җәмәгать урыннарында битлек режимын үтәүне контрольдә тоту көчәйтелде.

Исегезгә төшерәбез, 28 октябрьдән Рәсәйдә битлек режимы кертелде. Хәзер битлекләрне халык күпләп җыелган урыннарда, җәмәгать транспортында, парковкаларда һәм лифтларда мәҗбүри рәвештә кию мөһим.
Район территориясендә көн саен патруль-пост хезмәте, район хакимияте һәм оешмалары хезмәткәрләре катнашлыгында рейдлар уза. Быелның апреленнән башлап кибетләрдә, сәүдә үзәкләрендә битлек кимичә йөргән кешеләргә карата 250дән артык беркетмә төзелгән. Өстәвенә, хокук бозучыларның күбесе беренче тапкыр гына эләкми. Алар белән әңгәмәләр үткәрелә, кибеткә яки банкка барганда битлек киюнең ни өчен мөһим булуы аңлатыла. Хокук бозучыга беренче тапкыр битлексез йөргән өчен кисәтү ясала яки бер меңнән өч мең сумга кадәр штраф салына, ә менә кабаттан хокук бозган өчен өч меңнән биш мең сумга кадәр штраф түләү яный. Район предприятиеләрендә һәм кибетләрендә дә коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча рейдлар үткәрелә.
Башкортстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының милеккә идарә итү буенча комитеты начальнигы Илвир Хәбиров хәбәр итүенчә, әлеге вакытта районның 24 предприятиесендә һәм кибетләрендә тикшерү үткән. Рейдлар вакытында төзелгән ике административ беркетмә карар кабул итү өчен судка тапшырылган.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Рәсәй кулланучылар күзәтчелегенең Башкортстан Республикасы буенча идарәлегенең Чишмә территориаль бүлеге дә «Бәйрәм», «Пятерочка», «Магнит» һәм башка кибетләрдә, шулай ук җәмәгать тукланган һәм ял иткән урыннарда рейдлар үткәрде. Рейд нәтиҗәләре буенча хезмәткәрләрнең температурасын журналга язып баруда, биналарны дезинфекцияләүдә җитешсезлекләр, шул исәптән бик аз кибетләрнең генә битлек, антисептик һәм перчатка кебек гигиена чаралары белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителүе ачыкланган. Аларга Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан закон бозу турында күрсәтмәләр, шулай ук җитешсезлекләрне бетерү өчен вакыт бирелгән.
Covid-19 таралган вакытта безнең барыбызга да гади санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәүнең чирне киметергә ярдәм итә алуы турында онытмаска кирәк. Үз сәламәтлегегез генә түгел, якыннарыгызның һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеге дә сезнең җаваплы мөнәсәбәтегезгә бәйле.
Читайте нас