Чишмэ
-20 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
11 ноябрь 2020, 18:02

Кош гриппы кеше өчен дә куркыныч

Кош гриппы – авыл хуҗалыгында асралучы, синантроп (кешеләр торган урыннарга якын яшәүче) һәм кыргый кошлардагы йогышлы авыру, аны А тибындагы вирус китереп чыгара.

Айдар Казбаев, Чишмә район ветеринария станциясенең эпизоотиягә каршы бүлеге начальнигы
Бу чир кешегә дә йогарга мөмкин. Чирле, һава-тамчы һәм алиментар юл белән (зарарланган ризыкларны ашаганда) авыру йоктырган кошлар инфекция тарату чыганагы булып тора. Вирус мал азыгы, йомырка, һәлак булган һәм үлгән кошларның түшкәсе, каурые, тизәге, аларны салган тартмалар һәм башка әйберләр аша да йогарга ихтимал. Кеше чирле һәм үле кошларны тотканда, термик эшкәртелмәгән ит һәм йомырка ашап та чир йоктырырга мөмкин (70 градустан югарырак температурада кош гриппы вирусы үлә). Чир йоктырган мәлдән башлап авыру билгеләре күренгәнче инкубация чоры бер көннән җиде көнгә кадәр сузыла.
Кош-кортның чирләвен түбәндәге билгеләр буенча белергә мөмкин: бу вакытта кошларда йокымсырау, хәлсезлек, төчкерү, хырлап тын алу, кикрикләре күгәрү, селәгәй агу, каурыйларның тырпаеп торуы, муен һәм тәпиләр хәрәкәтсез калу (паралич), башы һәм муены шешенү, эч китү күзәтелә, йомырканы азрак сала башлый яки бөтенләй салмый.
Татарстан Республикасының «Залесный» агрофирмасы җәмгыятендә йорт кошларының А тибындагы кош гриппын барлыкка китерүче геном белән зарарлану очраклары теркәлгән. Моңа кадәр әлеге чир Башкортстан Республикасы чигеннән 10 чакрым гына ераклыкта урнашкан Мөслим районында теркәлгән иде.
Күрше субъектларда, аерым алганда, Татарстанда һәм Чиләбе өлкәсендә кош гриппы таралуга бәйле рәвештә, районның ветеринария хезмәте түбәндәгеләрне киңәш итә:
– җылы якка очучы кыргый яки синантроп кошлар (күгәрченнәр, чыпчыклар, каргалар) белән элемтәгә кермәсен өчен йорттагы кош-кортны иреккә чыгармаска;
– кайдан китерелгәне билгесез булган кош-кортны, алар өчен азык-төлек, кошчылык продукциясе сатып алмаска, кошларга термик эшкәртелмәгән азык-төлек калдыкларын ашатмаска;
– йорттагы кош-кортларны көннәр суытканын көтеп тормыйча тизрәк чалырга;
– авыруның клиник билгеләре күренсә, шулай ук кош-корт кинәт күпләп үлсә (инфекция йоктырган кошларның 100 проценты дип әйтерлек кырыла), кичекмәстән районның дәүләт ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Читайте нас