Чишмэ
-8 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 ноябрь 2020, 14:32

Сабыйлар азрак туган

2020 елның октябрендә Чишмә районы ЗАГС бүлегендә 23 бала (11 малай һәм 12 кыз) туу турында акт язмасы бар, бу, узган елның октябрь аена караганда, 12гә кимрәк, 93 кеше (37 ир-ат һәм 56 хатын-кыз) вафат булган, бу, узган елның шул чорына караганда, 36га күбрәк.

Никах теркәү турында – 26 (+2); аерылышу турында 23 (+6); ата булу турында 5 (+1); уллыкка алу турында бер; исем үзгәртү турында 8 (+5) акт язмасы теркәлгән.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альфира Мохкулова хәбәр итүенчә, октябрь аенда еш кушылган исемнәр юк, сирәк кушылган исемнәр арасында Божена, Нурлан, Златослава һәм Лара дигәннәре бар.
Фото: https://pixabay.com/
Читайте нас