Чишмэ
-14 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
9 ноябрь 2020, 16:28

Кемнәр COVID-2019га анализ тапшырырга тиеш?

Республика Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә югары әзерлек турында указга үзгәрешләр кертте.

Документның яңа редакциясенә ярашлы, Рәсәйгә йогышлы авыру билгеләре белән килгән, шулай ук дәваханәдән тыш үпкә ялкынсынуы, грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) диагнозы куелган кешеләр белән элемтәгә керүчеләргә COVID-2019га анализ тапшыру мәҗбүри.
Шулай ук балалар һәм картлар йортларында, төрмәләрдә салкын тию симптомнары барлыкка килгәндә, респиратор авыру билгеләре белән мөрәҗәгать иткән 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә тест үткәреләчәк. Табибларга килгәндә, аларга атна саен тикшеренеп торырга туры киләчәк. Тикшеренүләрне G иммуноглобулины барлыкка килгәнче үткәрү планлаштырыла.
Социаль учреждениеләр хезмәткәрләре, вахта ысулы белән эшләгәндә, сәламәт булуын ачыклау өчен смена башланганчы анализ бирәчәкләр. Шулай ук өч һәм аннан да күбрәк авыру очрагы теркәлгән коллективларда балаларның сәламәтлеге тикшереләчәк.
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы биологик материал җибәргән медицина оешмаларына тест нәтиҗәләрен тиз арада (тикшерү тәмамланганнан соң 24 сәгатьтән дә соңармыйча) тапшыруны тәэмин итәргә тиеш. Документта, шулай ук республика Хөкүмәтенә COVID-19ны ачыклау максатында диагноз кую мөмкинлеген арттыру өчен Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы лабораторияләр санын күбәйтү буенча чаралар күрергә кирәклеге турында язылган.
Указга кертелгән төзәтмәләргә ярашлы, 19 октябрьдә башланган мәктәп каникуллары 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Ә студентларны көндезге-дистанцион уку формасы көтә. Аерым алганда, чыгарылыш курсларда белем алучылар лекцияләргә йөреячәк.
Башлангыч медицина звеносына ярдәмгә Башкорт дәүләт медицина университетының чыгарылыш курс студентлары һәм ординаторлар килде. Дәваханәләрдә әлеге вакытта 1200дән артык ординатор эшли, шуларның 116сы – COVID-госпитальләрдә.
– Аларга поликлиникаларга эшкә килүләре өчен рәхмәт. Бу безнең өчен бик зур ярдәм, – дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы һәм әлеге эшнең ирекле булырга тиешлеген билгеләп үтте.
Радий Хәбиров атна саен үткәрелгән киңәшмәдә күп халык катнашкан чараларны – бүләкләүләрне, концертларны, спорт ярышларын киметергә яки бөтенләй үткәрмәскә кушты.
– Сез бит барыгыз да югары белемле, хәлләрнең, язгы вакыт белән чагыштырганда, шактый начар булуын күрәсез. Атна саен күпме кеше белән хушлашабыз, – диде төбәк җитәкчесе.
Радий Хәбиров шулай ук дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына, ведомство карамагындагы учреждениеләргә хезмәткәрләрнең күбесен «читтән торып» эшләүгә күчерергә кушты. Ул республиканың барлык предприятиеләренә дә шундый чаралар күрергә тәкъдим итте.
Читайте нас