Чишмэ
-7 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
7 ноябрь 2020, 13:06

Урам буйлап фикер сорашып

Сезнең өчен 7 ноябрь истәлекле көнме?

– Элек 7 ноябрьдә демонстрациягә чыга идек. Халык төркем-төркем булып җыелышып гармунга кушылып җырлый, бии, көлешә, шаярыша иде – бик күңелле булып истә калган. Аннан соң сафка тезелеп, кулларга транспарантлар, байраклар тотып урамнар буйлап атлый идек, производство алдынгылары алдан бара иде. Илебез өчен горурлык хисе тоя идек.
– Безнең өчен 7 ноябрь, 1 Май кебек үк, бәйрәм көн булды. Кызганычка каршы, хәзер безнең илдә ул билгеләнми.
Ә мин бу бәйрәмнең әле дә булуын теләр идем. Чөнки ул бит безнең тарих, аны сызып ташларга ярамый. Яшь чакта бик теләп демонстрациягә чыктык. Бу чын бәйрәм иде – кешеләр кулларына чәчәкләр тотып урамнар буйлап йөри, җырлый, бер-берсе белән аралаша иде.
– 7 ноябрь – Бөек Октябрь революциясе көне. Элеккеге гадәт буенча бәйрәмнәрне һәм тарихи даталарны искә төшерәбез. Без коммунистик җәмгыятьтә яшәдек, шуңа күрә 7 ноябрь минем өчен бәйрәм, чөнки өлкән буын кешеләрнең хәтерендә шул турыдагы хатирә яши. 4 ноябрьдәге яңа бәйрәмгә дә мөнәсәбәтем уңай. Яхшы идея.
– 7 ноябрь? Юк, андый бәйрәмне белмим. Мәктәптә укыганда өйрәнгәнбездер, бәлки, тик тарихны начар беләм. Мин генә түгел дип уйлыйм – бүгенге чынбарлык шундый, хәзер интернет-яңалыклар, шаккатыргыч вакыйгалар турында, шулай ук уку буенча мәгълүмат бик күп. Шуңа күрә кайчандыр белгән булсам да, онытканмындыр.
Читайте нас