Чишмэ
-14 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
7 ноябрь 2020, 18:25

Сәламәтлек сагында торучылар

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күрсәтмәсе буенча, республиканың күп кенә предприятиеләрендә һәм оешмаларында ковид-инспекторлар эшли башлады.

Ковид-инспекторларны укыту өчен Башкорт дәүләт медицина университеты тарафыннан булдырылган «Медицина инспекторы» махсус белем бирү порталы оештырылды. Инспекторлар уку тәмамланганнан соң документ алу өчен имтихан тапшырдылар. Аларның бурычы – эшкә килүчеләрнең температурасын үлчәү, битлек киюне һәм социаль дистанция саклауны, шулай ук бүлмәләрнең йогышсызландырылуын тикшерү.
– Безнең хезмәткәрләр дә ковид-инспекторлыкка укып сертификат алдылар. Ковид-инспектор башкарган төп бурычларның берсе – хезмәткәрләрнең һәм сатып алучыларның битлек режимын үтәвен күзәтү. Кибеткә килүчеләрнең битлеге булмаса, бер тапкыр кулланыла торган битлек алып кияләр, шулай ук кулларын антисептик чаралар белән эшкәртә алалар, – дип билгеләде «Магнит» кибете директоры Светлана Әхмәдиева.
Светлана Марат кызы сүзләренә караганда, әлеге вакытта үзең турында гына түгел, тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеге турында да уйларга кирәк. Шуңа күрә кибеткә, даруханәгә яки башка җәмәгать урыннарына барырга туры килсә, битлек кияргә һәм кулларны йогышсызландыру чаралары белән эшкәртергә онытмагыз. Банк, почта кебек кеше күп йөргән урыннарга барганда хәзер битлек кенә түгел, перчатка да кию мөһим.
– Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров предприятиеләргә ковид-инспекторлар билгеләргә киңәш иткәч, безнең шәфкать туташлары «Медицина инспекторы» порталында онлайн формада укып сертификат алдылар.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, безнең шәфкать туташлары ковид-инспекторлар билгеләнгәнче үк көн саен хезмәткәрләрнең температурасын үлчәп, санитар-эпидемиологик чаралар үтәлешен тикшереп тордылар, авыру билгеләре яки температурасы булган кешеләрне өйләренә кайтарып җибәрделәр, – дип сөйләде «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятенең хезмәткәрләр белән эшләү буенча директоры Регина Каләмова.
Ә «Дуслык» сәүдә үзәге идарәчесе һәм ковид-инспекторы Лилия Мөхәммәтҗанова сүзләренә караганда, аларда хәтта җиде инспектор эшли. Бу аңлашыла да, чөнки бинаның мәйданы зур, биредә һәр килүчене карап өлгерергә кирәк. Сәүдә үзәгенең икедән күбрәк хезмәткәр эшләгән оешмаларында аерым ковид-инспектор билгеләнгән. Ул нәкъ әлеге оешма бинасында битлек режимы үтәлүенә күзәтчелек итә.
БР Башлыгы хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Бәширов мәгълүматларына караганда, республикада 4771 ковид-инспектор билгеләнгән, шуларның күбесе (4573) – дәүләт учреждениеләрендә.
Читайте нас