Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
3 ноябрь 2020, 18:12

Гади һәм күңелләргә үтеп керерлек җырлар иҗат итте...

Уфада 91нче яшендә танылган җырчы, БАССРның атказанган артисты, Салават Юлаев ордены кавалеры, «Имәннәр шаулый», «Бер минут», «Югалма юлларымнан» ретро-хитларын башкаручы Гомәр Әбделмәнов вафат булды.

Әбделмәнов Гомәр Мөгалләм улы 1929 елның 15 декабрендә Чишмә районының Чукраклы авылында туа. 1951 елда Башкортстанның театр-сәнгать училищесын тәмамлый. 1955 елдан – БАССР Министрлар Советы карамагындагы Радиотапшырулар һәм телевидение комитеты хезмәткәре. 1959 елдан – БАССР Мәдәният министрлыгы хезмәткәре һәм бер үк вакытта Стәрлетамакта Башкортстан Республикасының мәдәни-агарту училищесы мөгаллиме. 1964 елдан Башкорт филармониясе солисты булып эшли. 1969–1992 елларда – Рәсәй Федерациясе Композиторлар берлеге Музыка фондының Башкортстан бүлекчәсе директоры.
Гомәр Әбделмәнов җырларны үзенчәлекле һәм ихлас итеп башкару осталыгы белән аерылып тора. Аның репертуарында «Гайса-ахун», «Сәлимәкәй», «Сибай», «Урал» кебек башкорт халык җырлары, Хөсәен Әхмәтов, Заһир Исмәгыйлев, Таһир Кәримов, Рәүф Мортазин һәм Роза Сәхәветдинова кебек комп-зиторларның әсәрләре бар. Ул Рим Хәсәновның, Тәлгать Шәриповның һәм башка авторларның лирик җырларын беренче булып башкара.
Республика радиосы фондында аның башкаруында 60тан артык җыр саклана, алар арасында: «Имәннәр шаулый», «Югалма юлларымнан», «Сиңа тагын мин бер киләм әле» һәм башка җырлар башкорт эстрадасы хитлары булып кала. Тамашачылар аның җырчы Ләлә Муллабаева белән дуэтын аеруча җылы кабул итә иде.
Күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге, мәдәният һәм сәнгать үсешенә зур өлеш керткәне өчен Гомәр Мөгалләм улы Әбделмәнов 2020 елда Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде, 1989 елда аңа БАССРның атказанган артисты исеме бирелде.
Читайте нас