Чишмэ
-15 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
2 ноябрь 2020, 14:03

Бөтен ил буенча битлек режимы

Республикада коронавирус инфекциясеннән прививкаларны 2020 ел азагы – 2021 ел башында ясый башлаячаклар.

Кампания башлануның төгәл вакыты билгеләнмәгән, бары тик вакцина җитештерүне арттыру һәм соңгы тикшеренү эшләре баруы гына билгеле. Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта ил территориясендә өч препарат теркәлгән.
Шул ук вакытта Рәсәйдә COVID-19 белән авыручылар саны артканнан арта. Шул сәбәпле, Рәсәй кулланучылар күзәтчелеге җитәкчесе Анна Попова «Кискен респиратор вируслы инфекцияләр һәм грипп белән авыру күбәйгән чорда COVID-19 таралу хәвефен киметү буенча өстәмә чаралар турында»гы карарга кул куйды. Әлеге документка ярашлы, бөтен ил буенча битлек режимы кертелә. Җәмәгать транспортында, таксида, парковкаларда, лифтларда һәм башка урыннарда битлексез булырга ярамый.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус инфекциясе таралуга бәйле югары дәрәҗәдә әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте. Документның яңа редакциясендә җәмәгать урыннарында битлекне мәҗбүри киеп йөрү, ә кибетләрдә, финанс оешмаларда һәм Күп функцияле үзәкләрдә перчаткалар да кулланырга кирәклеге турында язылган.
Указда шулай ук җәмәгать транспортын, таксиларны, сәүдә һәм җәмәгать туклануы объектларын, мәдәни-агарту һәм күңел ачу урыннарын йогышсызландыру чаралары белән ешрак эшкәртү турында да әйтелә. Бу пунктның үтәлешен Рәсәй кулланучылар күзәтчелегенең БР буенча идарәлеге контрольдә тотачак.
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгына көн саен 100 мең кешегә кимен-дә 150 тест үткәрү йөкләнгән. Торак пунктлар урамнарында тагын машиналар белән репродукторлардан COVID-19 чирен кисәтү мөһимлеге турында хәбәр итеп йөреячәкләр.
Авыручылар саны арту сәбәпле, табиб чакыру өчен колл-үзәккә шалтыратучылар күп, җавап бирүләрен бик озак көтәргә туры килә, шуңа күрә операторлар санын арттыру планлаштырыла. Күпләрне борчыган тагын бер мәсьәлә – табиб язган антибиотикларның даруханәләрдә булмавы.
Коронавирус инфекциясенә бәйле хәлләр буенча брифингта аңлатуларынча, бу даруларны маркировкалау белән бәйле (исегезгә төшерәбез, ул агымдагы елның 1 июленнән мәҗбүри булды).
– Даруларны өлешчә җибәрү дәвам итә, әмма дару чараларын маркировкалау операторы – Перспективалы технологияләрне үстерү үзәге белән кыенлыклар килеп чыга, программаның вакыт-вакыт өзеклеге күзәтелә, һәм, нәтиҗә буларак, товарны даруханә пунктларына илтеп җиткерүдә тоткарлык була, – дип билгеләп үттеләр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Нәтиҗәдә, дару препаратларын мәҗбүри теркәү һәм маркировкалау эшен вакытлыча туктатып тору турында карар кабул ителде.
Читайте нас