«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Чишмә районы предприятиеләре лизинг ярдәмендә техника сатып алу буенча республикада, Благовар районыннан соң, икенче урында.
Исегезгә төшерәбез, лизинг – милекне, соңыннан сатып алу хокукы белән, эшмәкәрлек максатында озак вакытка арендага алу.
Районның авыл хуҗалыгы идарәлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, Чишмә районында «Башкир-агроинвест» җәмгыяте һәм бер крестьян (фермер) хуҗалык лизинг ярдәмендә техника алган. «Башкир-агроинвест» җәмгыяте «Росагролизинг» компаниясенең льготалы программасы исәбенә ике трактор һәм гомуми суммасы 75 млн сумнан артык булган ике культиватор, ә КФХ «Интерлизинг» җәмгыятеннән 1 миллион сумлык трактор алган.
– «Росагролизинг»ның ташламалы программасы буенча быел бик күп техника, шул исәптән өч чәчкеч, өч төягеч, мал азыгы тарату һәм ашлык төрү өчен техника, биш универсаль культиватор алдык, «Росагролизинг» белән төзелгән килешүләрнең гомуми суммасы 500 миллион сумнан артып китә. Шунысын да әйтеп үтү мөһим, әлеге техника «Башкир-агроинвест»ның Чишмә бүлекчәсендә генә түгел, ә калган биш филиалда куллану өчен дә сатып алынды, – дип билгеләп үтте «Башкир-агроинвест» җәмгыятенең финанс директоры Алексей Абаев.
Хуҗалыкның баш агрономы Фәнил Нургалиевның сүзләренә караганда, механизаторлар өчен уңайлы шартлар булдырылган заманча техника алынган. Аны быел авыл хуҗалыгы эшләрендә кулланганнар. Әлеге вакытта яңа техника «Башкир-агроинвест» җәмгыятенең Дәүләкән бүлекчәсе кырларында эшли.
Безнең белешмә
Башкортстанның АПК предприятиеләре «Росагролизинг» компаниясенең льготалы (кичектереп тору, елына 3%) һәм коммерция программалары буенча (елына 4–8% белән 612 млн сум) 1,7 млрд сумлык авыл хуҗалыгы техникасы алган. Якынча 3,5 млрд сумлык гаризалар хупланган.