20нче гасырның беренче яртысындагы фаҗигаләр илебезнең кулга алынган, йорт-җирләреннән мәхрүм ителгән һәм яшәү өчен шартлар булмаган төбәкләргә сөрелгән, атып үтерелгән күп кенә гражданнары язмышына да кагыла. Сакланган документлар буенча гына да 1921–1953 елларда 4 миллион 60 мең кешенең «халык дошманы» дип сөргенгә җибәрелүе, шул исәптән 799 455 кешенең атып үтерүгә хөкем ителүе билгеле.
Фаҗига репрессия корбаннарының язмышын гына сындырып калмый, аларның гаилә әгъзалары да җәберләүләргә дучар ителә. Аларның балаларына да «халык дошманы» кызы яки улы дигән кара тамга тагыла.
Шөнгәккүл авылында яшәүче Александра Куранова (Мельникова) өч яшеннән «халык дошманының баласы»на әйләнә. Ул Благовещен районының Старо-Надеждино авылында хәлле генә крестьян гаиләсендә туа, Башкортстанның Үзәк архив мәгълүматларына караганда, бу гаиләдә 11 кеше яшәгән һәм якынча
150 баш мал-туар асралган. Хуҗалыкта ялчылар булмаса да, 1931 елда әтиләре, соңрак гаиләнең барлык әгъзалары сөргенгә җибәрелгән. Кечкенә Александраның гаиләсе Нуриман районының Осиновый Лог поселогына озатыла, ул вакытта анда алар кебек 300дән артык гаилә була. Халык урман кисә, хатын-кызлар һәм балалар өйгә куна кайту өчен урман читендәрәк, ә ир-атлар әллә ничә чакрым юл үтеп урман эченә кереп эшлиләр. Сугыш чорында фронт өчен агач мылтык түтәләре әзерлиләр, язын тар колеялы тимер юлны чистарталар, чиләкләп вак таш ташыйлар, кышын кар көриләр, утын яралар. Җәй көне аларны этаплап Уфага НКВД совхозына яшелчә үстерергә җибәрәләр. Беркемнең дә, хәтта өлкәннәрнең дә хезмәт кенәгәсе булмый.
1942 елда аның 17 яшьлек абыйсы Алексей фронтка китә һәм Сталинград янында барган сугышларда катнаша. Фронттан кайтканнан соң әтиләрен аклыйлар һәм ул фабрикада эшли башлый, аның исеменә хезмәт кенәгәсе ачалар. 1945 елда уку алдынгылары – Александра Мельникова, Айна Роста һәм Аркадий Кожевников югары уку йортына укырга керергә рөхсәт алалар.
Александра Кирилловна да Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институты студенты була. Ул әле булса паспорт барып алган урынны – башкаланың Карл Маркс һәм Пушкин урамнары чатындагы йортны яхшы хәтерли (абыйлы-энеле Раил һәм Җәвит Күзәевлар белән бергә укый, алар гомер буена гаиләләре белән дус булалар). Кыз университетны яхшы билгеләргә генә тәмамлагач, Аскын районына укытучы итеп эшкә җибәрелә, ә 1953 елдан 1998 елга кадәр Шөнгәккүл мәктәбендә тарих, җәмгыять белеме һәм хокук фәннәрен укыта. Аның 28 укучысы тарихчы һәм юрист була. Тырыш хезмәте өчен ул Хезмәт Кызыл Байрак ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән. Әйтергә кирәк, аның башка бертуганнары да югары уку йортларында белем ала, апасы Клавдия Кирилловна Нуриман районының Яңа Субай мәктәбе директоры булып эшли. Александра Кирилловна үткәннәр өчен беркемгә дә ачу тотмый, тик тарихи гаделлек тантана итсен иде дип тели, хәтта репрессия корбаннарының балаларына ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча РФ Президенты Владимир Путинга да шалтырата.
1991 елның 18 октябрендә «Сәяси репрессия корбаннарын реабилитацияләү турында» РФ Законы кабул ителә. Генераль прокуратура мәгълүматларына караганда, барлыгы 800 меңгә якын кеше акланган һәм 1 миллион җинаять эше яңадан каралган. Реабилитацияләнүчеләр арасында балачакта әти-әниләре белән бергә иректән мәхрүм итү урыннарында булган, сөргенгә җибәрелгән 10 меңнән артык кеше бар.