Чишмэ
-20 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 октябрь 2020, 17:24

Проблемаң булса, «Ышаныч»ка шалтырат

Шәхси проблемаларыбыз һәрчак зур һәм хәл ителмәслек булып тоела, ә яшүсмерләр исә «мине беркем дә аңламый» дип хәлне тагын да катлауландыра.

Мондый очракларда балалар өчен гомумрәсәй ышаныч телефоны – 8-800-2000-122 яки Чишмәнең «Ышаныч» үзәге саннары – 8 (34797) 2-00-30 – буенча шалтыратырга кирәк.
«Ышаныч» телефоны буенча психологик ярдәм алырга мөмкин. Белгечтән ярдәм сорап шалтыратканда сезгә үз исемегезне, кем булуыгызны әйтү мәҗбүри түгел.
– Без авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм күрсәтәбез, бу ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләргә, стресска китергән хәлләргә, шулай ук башка күп нәрсәләргә кагыла, – ди социаль педагог Эльвира Галина. – Хәзерге вакытта безгә еш кына үз балалары белән уртак тел таба алмаучы ата-аналар мөрәҗәгать итә. Республикада коронавирус таралу сәбәпле, өлкән яшьтәгеләр арасында да борчылып шалтыратучылар бар.
2020 елның гыйнварыннан башлап «Ышаныч» яшьләр үзәгенә 214 тапкыр шалтыратканнар: эш табуда яки эшкә урнашуда кыенлыклар буенча 57, гаиләдәге хәлләр буенча 23 шалтырату булган. 20 кеше укуда проблемалар булу, 14е депрессия хәлендә килеш һәм башка сәбәпләр буенча мөрәҗәгать иткән. Ышаныч телефоны буенча өлкәннәр дә, яшьләр дә, башка буын вәкилләре дә мөрәҗәгать итә. Әйтик, 35 яшьтән өлкәнрәк чишмәлеләрдән 76 шалтырату, 12–16 яшькә кадәрге үсмерләрдән 35, яшьләрдән (17дән 23кә кадәр) 24 тапкыр шалтырату, 24тән 30 яшькә кадәр – 32, 31дән 35 яшькәчә кешеләрдән 29 шалтырату кабул ителгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, башлангыч сыйныф укучыларыннан алты һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалардан ике шалтырату булган.
Эльвира Әнвәр кызы сүзләренә караганда, «Ышаныч» телефоны буенча шалтыратучыларга белгечләр консультация бирә, тиешле ярдәм күрсәтә. Боларның барысы да кеше ачы хәсрәт кичергәндә, шулай ук көчләүгә дучар ителсә, адаптация белән проблема булганда, тәртип бозылганда һ. б. булганда мөһим.
Ярдәм сорап мөрәҗәгать итү оят түгел, чөнки тормышта кайбер вакыт киңәш бирүче һәм тәнкыйтьләмичә, хөкем итмичә, өйрәтмичә тыңлый белүче кеше кирәк.
Фото: https://pixabay.com/ru/
Читайте нас