Чишмэ
-8 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
28 октябрь 2020, 13:11

COVID-19 булуын ничек ачыкларга?

Кеше үзендә коронавирус булуын өч төрле ысул ярдәмендә тикшерә ала, болар – ПЦР мазок (махсус таякчык ярдәмендә йоткылык өстенең лайлалы тышчасыннан мазок алу) һәм вируска каршы ике төрле тәнчекне билгеләүче тест.

Әлеге өч вариант та, тиешле вакытта ясалган булсалар, дөрес нәтиҗә күрсәтәчәк. Бу хакта «Sputnik» радиосы эфирында инфекционист, вакцинолог Евгений Тимаков хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, барысы да авыруның ничәнче көн чирләвенә бәйле. Чирнең беренче ике атнасында, авыру белән элемтәдә булган кеше хәлсезлек тойса, ПЦР тест ясарга кирәк (йоткылыктан яисә йоткылык өстеннән). Бу ике ысулның нәтиҗәсе аерылырга мөмкин. Йоткылыктан һәм йоткылык өстеннән алынган ике мазокны бер пробиркада кушу иң ышанычлы нәтиҗә бирә.
Табиблар вируслы инфекция булу-булмавын, аның ничек таралуын карый.
ПЦР тесттан соң организмда вируска каршы тәнчекләр булуын тикшерергә кирәк.
Вирусолог белдерүенчә, чирли башлау белән антитәнчекләр булуын тикшерү өчен кан бирүнең мәгънәсе юк.
Вируска каршы тәнчекләр чирнең 7–10нчы көнендә генә барлыкка килә. Тәүдә М иммуноглобулины, 2–3 атнадан G иммуноглобулины формалаша.
Чирли башлагач, борыннан ПЦР тест алына һәм М иммуноглобулины тикшерелә (чир 7 көн элек барлыкка килгән очракта). Кешенең моңа кадәр чирләгәнме-юкмы икәнлеген белү өчен G иммуноглобулинын ачыклау өчен кан тапшырыла.
Кешенең тулысынча сәламәтләнүен, башкаларга вирус йоктырып йөрмәвен ачыклау өчен, чирләп терелгәннән соң да ПЦР тест тапшырырга кирәк. Вируслар актив бүленеп чыкмаса, кеше чир таратмый дигән сүз.
Вирусолог, Н. Ф. Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология дәүләт тикшеренү үзәгенең латент инфекцияләр микробиологиясе бүлегенең элекке җитәкчесе, профессор Виктор Зуев вакцинация һәм битлек режимын катгыйлату илдәге эпидемиологик хәлне тотрыкландырырга ярдәм итәчәк, дип «Парламент гәзитенә» биргән интервьюда үз фикерен белдерде.
Аның фикеренчә, коронавирус таралу өч төрле сәбәпкә бәйле: ял итүчеләр отпусклары тәмамлангач Сочи һәм Төркия пляжларыннан кайттылар; миллионлаган башлангыч һәм югары сыйныф укучылары мәктәпләргә, студентлар югары уку йортларына укырга барды; кешеләр эшкә чыкты.
«Бу факторларны безнең юньсезлеккә, кагыйдәләрне илке-салкы үтәүгә тапкырлагыз. Боларның барсы да халыкның санитар-эпидемиологик культурасы түбән булуы турында сөйли», – дип ассызыклый эксперт.
Вирусолог Рәсәйдә эпидемиологик хәл киләсе җәйгә тотрыкланыр – июльдә вәзгыять сизелерлек яхшырыр, дип уйлый. Моңа җылы һава торышы, битлек кию режимын үтәү, вакцинация, авырып терелүчеләр һәм чирне җиңел үткәрүчеләр санының артуы булышлык итәчәк.
Безнең белешмә
«Башинформ» агентлыгы хәбәр итүенчә, Башкортстанда пандемия башланганнан бирле 10 247 кеше COVID-19 белән авырган. Соңгы тәүлек эчендә тагын 80 авыру теркәлгән.
25 октябрьдә алынган мәгълүматлар буенча, республикада COVID-19 диагнозы расланган тагын бер кеше күңелсез статистиканы тулыландырган. Авыру корбаннарының гомуми саны – 50 кеше.
9 370 кеше савыккан (соңгы тәүлектә +50). 827 кешенең 187се – стационарларда, 640 кеше чирне җиңел формада кичерә, өйдә дәвалана.
Тәүлек эчендә дәваханәдән тыш үпкә ялкынсынуы белән авыручылар саны 187гә җиткән. Үпкә ялкынсынуы белән авырып терелүчеләр – 145 кеше.
Читайте нас