Чишмэ
-13 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
27 октябрь 2020, 17:02
Битлек кенә түгел, перчаткалар да кияргә кирәк
Республикада дәваханәдән тыш үпкә ялкынсынуын ачыклау өчен компьютер томографиясе узарга теләүчеләр озын чиратларда тора.
Еш кына бер кирәксезгә яки салкын тиеп әз генә авырып торганда да тикшеренергә килүчеләр бар. Төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында пациентларны КТга җибәрү өчен күрсәтмәләрне катгыйландырдылар.
Методик тәкъдимнәр буенча, хәзер табиб авыруның температурасы югары булса, берничә көн дәвамында бизгәк күзәтелсә, билгеләнгән дару терапиясе нәтиҗәсез булса һәм сатурация (кандагы кислород) дәрәҗәсе кимесә генә компьютер томографиясенә җибәрә ала. Авыруның хроник чирләре булганда да диагноз куюның әлеге ысулы билгеләнергә мөмкин.
– Хәзер компьютер томографиясе үтүчеләр күп. Үпкәләрнең 25 проценты гына зарарланган очракта дәвалау барышы үзгәрми диярлек. Диаг-ноз кую өчен шулай ук рентген кулланыла, әлеге ысул үпкәләр зарарлану 20 проценттан арткан очракта чирне күрергә мөмкинлек бирә, – диде сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова.
Республикада йогышлы авырулар белән якыннан аралашкан кешеләргә, шулай ук COVID-19 белән авырган пациентларга (әгәр чир табиб тарафыннан расланган булса), дистанцион больничный ачыла.
Хәзер почта бүлекчәләренә барганда да битлек кенә түгел, перчаткалар да кияргә кирәклеге билгеле булды. Шәхси саклану чаралары булмаган клиентларга хезмәт күрсәтүдән баш тартачаклар.
– Килеп туган вәзгыятьтә төп бурычларыбызның берсе – почталар эшен туктатмау, – дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасының Федераль почта хезмәте идарәлеге директоры Ирек Галимов. – Шуңа бәйле рәвештә, без халыкка компаниянең цифрлы сервисларыннан файдаланырга киңәш итәбез һәм пенсияләрне, социаль пособиеләрне, посылкалар һәм хатларны өйгә китереп бирә һәм коммуналь хезмәтләр өчен акча килеп алалабыз.
Шушы көннәрдә Нефтекамада шәһәр дәваханәсе фельдшеры Эльвира Йосыпованы II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләү турында билгеле булды. Бу югары бүләк COVID-19га каршы көрәш, хезмәт һәм гражданлык бурычларын үтәгәндә фидакарьлек өчен бирелде.
Эльвира Йосыпова коронавирус таралуга каршы көрәшү максатында күп тапкыр ашыгыч медицина ярдәменең махсус эпидемиология бригадасында эшләгән.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"