– Без, Чишмә поселогының Тәҗрибә бистәсендә яшәүчеләр, март аеннан бирле урам юлларына вак таш җәюне сорыйбыз.
Юлдан үтәрлек түгел, баткаклык, коляска, балалар белән йөрерлек түгел, яңгыр яуса машиналар батып кала, чара күрүегезне сорыйбыз!
Ришат Мансуров, Чишмә районы хакимияте башлыгы:
– Тәҗрибә урамындагы юлларның нинди торышта булуы турында беләбез. Чишмә поссоветы башлыгы сүзләренә караганда, муниципалитет бюджетында акча җитмәү сәбәпле, 2020 елда Тәҗрибә урамына вак таш җәя алмыйбыз, бу эшне 2021 елга планлаштырабыз. Чишмә поселогын төзекләндерү буенча сораулар һәм тәкъдимнәр белән 8 (34797) 2-22-72 телефоны буенча Чишмә поссоветына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Маргарита Круглова, Сәйран авылы:
– 2018 елда ук Яңа урамын яктыртырга вәгъдә иткәннәр иде. Хәзер инде 2020 ел үтеп бара, һаман бернәрсә дә эшләнмәде.
Ришат Мансуров, Чишмә район хакимияте башлыгы:
– Новотроицкий авыл Советы биләмәсе башлыгы Наил Шәйхетдинов биргән мәгълүматлар буенча, 2020 елның 1 сентябрендә Сәйран авылының Яңа урамында янып чыккан фонарьлар алыштырылган. Алар кабаттан янып чыкса, шулай ук башка сораулар белән 8 (34797) 2-92-22 телефоны буенча Новотроицкий авыл Советына мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
– Фомичево һәм Енгалыш авыллары арасындагы юлга кайчан вак таш салыныр икән, югыйсә ике районның берсе дә – Уфа һәм Чишмә районнары бу эшкә тотынмый.
Надежда Емец, район хакимиятенең аналитика бүлеге начальнигы:
– Уфа районының Фомичево һәм Чишмә районының Енгалыш авыллары арасында рәсми төзелгән юл юк. Бу ике муниципалитет арасында барлыкка килгән юл, ул автомобиль юллары реестрында да юк, районнар балансында да тормый, шуңа күрә Чишмә һәм Уфа районнары хакимиятләренең аны карау өчен бюджеттан акча бүлү хокукы да юк. Бу җир участогын кадастр исәпкә кую һәм юлны төзекләндерү өчен муниципалитет бюджетында өстәмә акча кирәк, финанслау рәсмиләштерелгән юлларны ремонтлауга һәм карауга юнәлдерелә. Хәвефсезлек максатында сезнең Уфа районының урындагы әһәмияттәге гомуми файдаланудагы «Фомичево – Булгаково – Федоровка» автомобиль юлыннан йөрүегезне сорыйбыз.
Әнисә Әлмөхәммәтова, Түбән Хаҗәт авылы:
– Авылыбызның Күл, Дим һәм генерал Әнәс Габбас улы Хәсәнов урамнарында ут юк. Фельдшерга авырулар янына караңгылык ерып, ә балаларга автобус тукталышына кадәр караңгы тыкрыклар буйлап барырга туры килә.
Ришат Мансуров, Чишмә район хакимияте башлыгы:
– 2019 елның октябрендә Чишмә авыл Советы БР Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына 2020 елда Түбән Хаҗәт авылын «Урамнарны яктыртуны модернизацияләү» республика программасына кертү өчен гариза бирде. Гариза хупланды, әмма коронавирус пандемиясе сәбәпле 9 яктырткыч кую буенча эшләр 2021 елның өченче кварталына күчерелде. 2020 елның 22 сентябрендә белгечләр Түбән Хаҗәт урамнарындагы яктырткычларның нинди торышта булуын тикшереп чыктылар. Чишмә авыл Советы биләмәсе башлыгы Әкрәм Туктаров биргән мәгълүматка караганда, икенче көнне техник яктан төзек алты фонарь кабызылган, 24 сентябрьдә ремонтлаганнан соң тагын өчесе утка тоташтырылган.