Бу авыруның икенче дулкыны якынлашу белән бәйле.
Шушы көннәрдә төбәк Башлыгы дәваханәләрнең шыгрым тулы булуына үзе күреп инанды, республикада, илдә һәм дөньяда авыручылар саны көннән-көн арта бара. Узган атнада тәүлек эчендә куелган диагнозлар буенча рекорд тагын яңарды – 14 меңнән артык кеше. Һәм кыш якынлашкан саен хәл катлаулана барачак. Түбәндә үз-үзебезне максималь дәрәҗәдә саклау өчен үтәлергә тиешле иң төп таләпләрнең исемлеген тәкъдим итәбез.
– Радий Хәбиров балаларны каникулларга иртәрәк җибәрү турында карар кабул итте инде. Алар мәктәпләргә бишенче ноябрьдә генә барачак. Шул ук вакытта төбәк Башлыгы, әгәр эпидемиологик хәл начарланса, каникуллар тагы да озайтылырга мөмкин, дип белдерде. Мәскәүдә, мәсәлән, мәктәпкә кече сыйныф укучылары гына йөри, калганнар читтән торып укуга күчте. Ихтимал, төбәкләрнең дә бер өлеше шушы ук юлны сайлар. Әмма бу мәсьәләдә соңгы карар юк әле.
– Ким дигәндә 1 декабрьгә кадәр киңкүләм чаралар үткәрелмәячәк. Бик азлары гына калачак. Планлаштырылган чараларның төп өлеше билгесез вакытка күчерелә. Республикада спорт ярышлары янә җанатарлардан башка узачак. Спорт секцияләре һәм түгәрәкләре эше әлегә дәвам итәчәк. Аралашуларны мөмкин кадәр кыскарту – бу бик мөһим шарт. Шуңа күрә кирәгеннән тыш юл йөрүләрдән тыелыгыз, зур кибетләргә, туйларга, юбилейларга, концертларга һәм кешеләр күп булган урыннарга йөрмәгез.
– Кинотеатрларда һәм театрларда залларның максималь тулылыгын әле рөхсәт ителгән 50 проценттан 30 процентка кадәр киметү күздә тотыла. Урам чаралары саны ике тапкырга кимеячәк.
– Мөмкин булганча өйдән эшләгез. Әгәр сез бизнес хуҗасы икән, хезмәткәрләрегезне йорт шартларында эшләргә җибәрегез. Тәҗрибә күрсәтүенчә, барлык эшләрнең 90 процентын фатирдан чыкмыйча гына да эшләргә мөмкин. Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тукталышлар янында медицина битлекләрен сатуны җайга салырга һәм эш бирүчеләргә хезмәткәрләрнең бер өлеше өчен эш көне башлану вакытын үзгәртергә тәкъдим итә, бу пик сәгатьләрендә транспортның шыплап тулуын киметергә мөмкинлек бирәчәк.
– 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә кичекмәстән үзизоляциядә булырга киңәш ителә. Алар кибеткә азык-төлек алырга, даруханәгә, бакчага яки шәһәр читендәге йортка, зиратка бару өчен генә өйләреннән чыгарга тиеш. 65 яшьтән өлкәнрәк кеше эшләвен дәвам итә икән, үзизоляция вакытында аңа «больничный» ачыла.
– COVID-2019 авыруы яки «дәваханәдән тыш пневмония» диагнозлы кешеләр белән элемтәгә керүчеләр, респиратор авыру симптомнары белән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр (+ алар белән бергә яшәүче гражданнар), өйгә кайткан вахтачылар (рәсми обсерваторларда) мәҗбүри рәвештә ике атналык үзизоляциядә булырга тиеш.
– Әгәр сез ялда һәм Төркиягә юллангансыз икән, аннан кайтканнан соң өч көн эчендә коронавируска анализ бирергә һәм аның нәтиҗәләрен Дәүләт хезмәтләрендәге махсус биткә урнаштырырга тиеш. Әгәр дә моны эшләмәсәгез, сезгә штраф яный. Узган атнада моның өчен Күмертауда яшәүче бер ханымны хөкем иттеләр, ул 15 мең сум штраф түләячәк. Әгәр ялга барырга җыенасыз гына икән, аннан баш тартып, өйдә калуыгыз хәерлерәк.
– Әле грипптан прививка ясатырга соң түгел. Бу ким дигәндә, кышын авыручылар саны арткач, аннан өзлегүне булдырмаска ярдәм итәчәк.
Мошенниклардан сак булыгыз! Каракларның урамда битлексез йөргән кешеләрдән штраф рәвешендә акча таләп итү очраклары да булган. Аларның тозагына эләкмәгез. Штрафларны квитанция буенча банк аша гына түлиләр, акчаны алучы – бюджет, ә конкрет кеше яки предприятие түгел!
Һәркайда да битлектә булырга кирәк.
Бу законлымы? Кайчагында кешеләр, мәсьәләне аңлап җиткермичә, бу законсыз һәм бездә битлек кияргә мәҗбүр итүче закон юк, дип сүз куерта башлый. Бу дөрес түгел. Агымдагы елның апрель-май айларында ил Президенты Владимир Путин төбәк башлыкларына, эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, барлык кирәкле чикләүләрне кертү хокукын бирүче указга (2020 елның 11 маендагы 316 санлы указ) кул куйды.
«Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау турында» Федераль законда да шундый ук норма бар. Анда акка кара белән төбәкләр югары әзерлек режимын һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кертә ала, ә гражданнар аларны катгый үтәргә тиеш, дип язылган.
Арытаба Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кешеләр үз йортларыннан тыш бөтен җирдә дә битлек кияргә тиеш, дигән Указга кул куйды. Ә җәмәгать урыннарында, җәмәгать транспортында һәм кибетләрдә перчаткалар кию дә зарур. Сезне анда кертмәскә һәм хезмәт күрсәтүдән баш тартырга мөмкиннәр һәм закон буенча алар хаклы булачак!
Санитар режимны бозган өчен штрафлар – гражданнар өчен кисәтүдән алып биш мең сумга кадәр һәм юридик берәмлекләр өчен ике йөз мең сумга кадәр. Күптән түгел Уфада «Купец» һәм «Красинский» базарлары ябылды. Анда коронавируска каршы көрәш буенча чаралар тиешенчә күрелмәгән. Төбәк Башлыгы башкалада да, зур булмаган шәһәрләрдә дә тикшерүләрне көчәйтергә кушты, хокук бозучыларга җитди җаваплылык яный.
Штрафларны полиция, Росгвардия, МЧС хезмәткәрләре, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары дәүләт хезмәткәрләре сала ала. Әмма бу сезне теләсә кайсы чиновник штрафка тарттыра ала дигән сүз түгел! Һәр ведомствода хокук бозулар өчен протоколлар төзергә хокуклы берничә кеше бар. Моны алар гына эшли ала! Радий Хәбиров административ биналарда барысының да битлектә булуын күзәтергә, ә аңламаган кешеләрне берничә кисәтүдән соң эштән бушатырга кушты.