Шуңа күрә без чишмәлеләрнең хәлнең чынлап та җитди булуын аңлап, санитар-эпидемиологик чараларны үтәвен тикшерү максатында поселокның җәмәгать урыннарында булдык.
Тракт урамы, 5/1 адресы буенча урнашкан «Бәйрәм» супермаркетында битлексез сатып алучылар юк иде. Кибет директоры Наталья Туктарова сүзләренә караганда, каравылчылар һәм зал хезмәткәрләре чиратлап ишек янында торалар һәм битлексез килүчеләрне кертмиләр.
– Бигрәк тә кич, яшьләр күп булганда кыен. Аларга битлек киегез, дип берничә тапкыр кабатларга туры килә. Бездә арзанлы битлекләр бар: аларны сатып алырга тәкъдим итәбез, ишек янында бер тапкыр куллана торган перчаткалар, кулларны эшкәртү өчен антисептик гельләр дә бар. Кассирлар һәм мерчендайзерлар сәүдә залларында һәрвакыт битлек һәм перчатка киеп эшлиләр, йогышсызландыру чараларын да еш үткәрәбез, – дип хәбәр итте Наталья Александровна.
Әмма санитар-эпидемик чараларга һәр җирдә дә җаваплы карамыйлар. Мәсәлән, Ленин урамындагы «Полушка» супермаркетында кассирның битлек кимәгән яшьләрне хезмәтләндерүен, шулай ук залда эшләүчеләрнең дә битлекләрен төшереп йөрүен үз күзләрем белән күрдем.
Тимер юл вокзалында барлык пассажирлар да битлек кигән, ә ишек янында кулларны эшкәртү өчен дезинфекция чарасы эленеп тора иде.
Вокзал хезмәткәре ишек төбендә битлек режимын үтәү мөһимлеге турында искә төшереп тора. Линия полициясе хезмәткәре сүзләренә караганда, соңгы вакытта пассажирлар үзләре дә санитар-эпидемиологик режим таләпләренә җаваплы карыйлар – битлек киеп йөриләр, социаль дистанцияне саклыйлар. Хокук бозучылар белән кисәтү әңгәмәләре үткәрергә туры килә, ә әйткәнне аңламаганнарга карата беркетмәләр төзелә. Яз көне бөтенләй башкача, низагка кадәр барып җиткән очраклар да булган.
Поселок һәм 151нче маршрут буенча йөрүче автобусларда («Башавтотранс») пассажирлар һәм шоферлар битлек режимы таләпләрен үтиләр, бу аңлашыла да: салондагы пассажирлар шәхси саклану чараларын үтәмәсә, аларга хезмәт күрсәтелми.
Әмма «Чишмә – Уфа – Чишмә» маршруты буенча йөрүче таксига (коммерция автобусына) утырсаң, илдә бернинди дә коронавирус юк дигән тәэсир туа. Югыйсә, коронавирус йоктырмас өчен җәмәгать урыннарында медицина битлекләрен кию һәм социаль дистанцияне үтәүнең мәҗбүри булуы турында өзлексез хәбәр ителүгә карамастан, минем каршымда гына кузгалып киткән ике автобуста пассажирларның 60 проценты гына битлектә, өстәвенә, шоферларның берсе үзе дә битлексез иде.
Ә бит сентябрь уртасыннан транспортта битлек режимын үтәүне контрольдә тоту көчәйтелде. Аны бозучыларга: шоферларга һәм пассажирларга штраф яный.
Әмма эш штрафта гына түгел, авыручылар санының геометрик тизлектә артуын үзебез күреп торабыз. Медицина хезмәткәрләре авыруларны дәвалап өлгерә алмый, ә иртәгә хәлләрнең тагын да начаррак булуы мөмкин – дәваханәләр шыплап тулса, табиблар ярдәменә исәп тота алырбызмы?
Әлеге вакытта безнең кулдан килгән бердәнбер эш – чир йоктыруны киметү өчен битлек, перчаткалар кию һәм кулларны сабынлап юу. Бу һәркемгә билгеле хакыйкать, шуннан башка берничек тә булмый.