Чишмэ
+11 °С
Облачно
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Гомуми мәкаләләр
21 Октября 2020, 12:28

Уңыш мул булса да...

Быел «Нерал-Чишмә» авыл хуҗалыгы предприятиесе» җәмгыятендә шикәр чөгендеренең мул уңышын – һәр гектардан 639 центнер алганнар, бу район буенча уртача күрсәткечтән бер ярым тапкырга артык. Ә татлы тамырларның шикәрлелеге – 18,7 процент.

– Дүрт басудан чөгендер алуны тәмамладык. Күрсәткечләр – һәр гектардан 630дан 740 центнерга кадәр. Күргәзмә участокларда да эш тәмамланды, анда уңыш 953 центнерга кадәр җитте, – диде «Нерал-Чишмә» җәмгыятенең баш агрономы Владимир Лысенко.
Мондый күрсәткечләр, әлбәттә инде, хезмәтне яхшы оештыру һәм татлы тамырларны үстерүдә катнашкан механизаторларның намуслы эшләве нәтиҗәсе. Чөгендерне Фәнис Бикбулатов һәм Рөстәм Каспранов чәчкән, Владимир Понамарчук һәм Артем Мазур эшкәрткән, ул Рамил Зөлкарнәев белән аны казып алуда да катнашкан. Төягечтә Максим Поляков эшли.
Барысы да әйбәт кебек, әмма әлеге вакытта хуҗалыкта уңышны ташу белән проблема барлыкка килгән. «Нерал-Чишмә» тамыразыкларны Раевка һәм Чишмә шикәр заводларының чөгендер кабул итү пунктларына тапшыра. Әлеге вакытта барлык уңышның 50 проценты гына төяп озатылган.
– Раевка заводы 20 мең тоннадан күбрәк чөгендер кабул иткән булса, Чишмә шикәр заводына нибары дүрт мең тонна чамасы продукция тапшырылды. Ә казып алынган һәм өеп куелган чөгендер шиңә, уңыш кими, – дип зарланды Владимир Петрович.
Чишмә районы аграрчылары шикәр чөгендерен казуны тәмамлыйлар. Авыл хуҗалыгы идарәлеге мәгълүматларына караганда, октябрь уртасына 5189 гектар мәйданнан 216 074 тонна шикәр чөгендере казып алынган. Уртача уңыш гектарыннан 416 центнер тәшкил итә. «Агро-Альянс» җәмгыятендә татлы тамырлар 600 га мәйданнан казылган, тулаем җыем – 20998 тонна. Ә «Үзәк» МТС предприятиесенең «Нива» Кырмыскалы филиалының Чишмә бүлекчәсендә 460 гектар мәйданнан 18400 тонна татлы продукция алынган. Иң зур тулаем җыем – 119589 тонна – «Башкир-агроинвест» җәмгыятендә, шулай булу гаҗәп тә түгел, чөнки ул хуҗалыктагы иң зур плантацияләрнең берсе, аннан әлегә 3147 гектарда казып алынган.
Читайте нас