– Картәнием, син ни өчен шулай дисең? – дип сораган Елена.
– Җылыда эшләрсең, тәмле итеп пешерерсең, үзеңнең дә, гаиләңнең дә тамагы тук булыр, – дип җавап биргән картәнисе Анна Сергеевна.
Тормыш тәҗрибәсе туплаган, оныгының ярдәмчеллеген һәм хезмәт сөючәнлеген күргән әби хаклы булган (чөнки, аның фикеренчә, пешекче булып игелекле күңелле кешеләр генә эшләргә тиеш) – ә Елена Галиуллина пешекче генә түгел, шушы һөнәргә өйрәтүче кеше дә.
20 октябрьдә барлык пешекчеләр һәм аш-су осталары үзләренең һөнәри бәйрәмен – Пешекчеләр көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалында пешекче һөнәре буенча традицион атналык бара. Булачак пешекчеләр, икенче, өченче һәм дүртенче курс студентлары бәйгеләр оештыралар, төрле ризыклар, нигездә, камыр ашлары пешерәләр, суши һәм роллар әзерләү буенча осталык класслары, дегустацияләр үткәрәләр, фингер-фут, поллет дип аталган үзенчәлекле ризыклар әзерләүдә ярышалар. Әлеге вакытта колледжда 60тан артык егет һәм кыз пешекче-кондитер һәм пешекче һөнәре алырга әзерләнә. Мастерлар Елена Галиуллина һәм Татьяна Ситдыйкова аларны илебездә иң кирәкле булган һөнәрләрнең берсенә өйрәтә – пешекче һөнәре өстенлекле 50 белгечлек исемлегенә кергән.
– Колледж студентлары беренче елда ук мастерлар җитәкчелегендә төрле камыр ризыклары пешерә башлый, – ди методист Наҗия Ишбулдина.
Елена Анатольевна шикәр заводы бистәсендә туып-үскән. Әтисе, Анатолий Ильин, гомере буе эретеп ябыштыручы, әнисе Татьяна Ильина пешекче һәм икмәк пешерүче булып эшләгән.
– Тугызынчы, унынчы сыйныфларда хезмәт (технология) дәресләрендә училищеда штукатур-буяучы һөнәренә өйрәндек. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфа сәүдә техникумына (сәүдә-икътисад колледжына) укырга кердем, техник-технолог белгечлеге алдым һәм училищега ашханә мөдире булып эшкә кайттым, – ди ул.
Декрет ялыннан соң вазифасының кыскартылуы турында белә. Училищеның ул чактагы директоры Павел Ситник аңа – җаваплы хезмәткәргә мастер булып эшләргә тәкъдим итә. Һәм Елена Анатольевна 1996 елдан яшьләрне җиңел булмаган, әмма кызыклы һөнәргә өйрәтә башлый.
– Әлеге вакытта бер кыз белән «Абилипекс» бәйгесенә – сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен һөнәри осталык буенча төбәк чемпионатына әзерләнәбез. Ул 26 октябрьдә Уфаның тармак технологияләре колледжында узачак, – ди ул.
Елена Анатольевна даими рәвештә һөнәри осталыкны камилләштерү курсларында белемен арттыра, «Ел мастеры» бәйгеләрендә катнашып призер була. Быел демонстрацион имтиханның баш эксперты белгечлегенә укыган, хәзер ул үз һөнәре буенча барлык колледжларда имтиханнар кабул итә, жюриның баш әгъзасы була ала.
Елена Галиуллина үзендә белем алган студентлар турында сөйләргә ярата.
Аларның Йоматау шифаханәсендә, кафеларда һәм суши-барларда үзаллы эшләве белән горурлана.
Студентлар практика чорында пешекче булып мөстәкыйль эшли. Шулай ук «Туклану комбинаты» җәмгыяте белән дә тыгыз хезмәттәшлек итәләр.
Әлеге вакытта Елена Анатольевнаның гаиләсендә пешекчеләр күп, кодагые да, бертуганының улы да шеф-пешекче булып эшли. Һөнәри бәйрәмнәре көнендә алар шалтыратышып бер-берсен котлыйлар. «Чишмә» гәзите дә барлык пешекчеләрне бәйрәмнәре белән котлап, эшегез һәрвакыт лаеклы бәяләнсен, дип тели.