Чишмэ
+11 °С
Ясно
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Гомуми мәкаләләр
18 Октября 2020, 08:55

Сарыкларны электр көтүче көтә

Первомайский авылында яшь фермер Алексей Зайцев романов токымлы сарыклар үрчетү белән шөгыльләнә.

Фермер кайчандыр сөт фермасы булган зур һәм иркен биналарны такта белән икегә бүлгән, аның бер ягында сарыклар өчен аерым ялан абзарлар бар. Романов токымлы сарыклар үрчемле булуы белән аерылып тора. Чынлап та биредә өч һәм хәтта дүрт бәрәнле сарыклар да бар иде. Бәрәннәр ай ярым вакыт әниләре янында торалар, ә арытаба аларны аерым-аерым көтәләр.
Көтүлекләр берничә рәт электрчыбык – электр көтүче белән әйләндереп алынган. Аны кулланганда көтүчеләргә малларны даими күзәтеп торырга кирәкми. Күп акча туздырмыйча гына шактый зур мәйданны маллар көтү өчен уратып алырга мөмкин. Фермер сүзләренә караганда, бу система терлекләр санын саклап калырга һәм бәрәннәрне аерым ашатырга ярдәм итә. Сарыкларга печән
һәм салам гына түгел, витаминлы үлән оны да бирәләр. Крестьян-фермер хуҗалык башлыгы Алексей Зайцев – бу эштә тәҗрибәле кеше, аның Бакалы районында да сарык фермасы бар, анда ул командасы белән сигез ел эшли. Бүгенге көндә фермерның ике хуҗалыгында ике меңнән артык сарык исәпләнә. Аларга ихтыяҗ бар, мәсәлән, Корбан гаетенә 400ләп сарык сатылган.
– Көтүлекләр бай, мал азыгы җитәрлек. Хуҗалык үсеш ала, биредә сарыклар санын өч мең башка кадәр җиткерү теләге бар, – дип планнары белән уртаклашты Алексей Павлович.
Ниятләре тормышка аша калса, бу өстәмә эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Читайте нас